"Ул сихри көчкә ия": "Чатыр тау җыены" нәрсә белән истә калды?

Сихри көчкә ия булган изге урын. Азнакайлылар өчен аерым бер мәгънәгә, көчкә ия булган Чатыр тау быел да үзенең матур табигатенә кунак җыйды. Менә инде 14 ел дәвамында “Чатыр тау җыены” халыкара мәдәният һәм иҗат фестивале Россиянең төрле төбәкләреннән килгән кунакларны үзенә дәшеп ала. Быелгы бәйрәмдә Татарстан районнарыннан, Оренбург өлкәсе, Башкортстан республикасыннан 40лап коллектив катнашты. 

Чатыр тау – Азнакай районының визит карточкасы. Ул Татарстанның иң биек ноктасы булып санала. Биеклеге – 321,7 метр. Чатыр тау азнакайлыларны гына түгел, республика халкын да бай, матур урыннары, уникаль табигате белән җәлеп итә.

Бәйрәм “Чатыр тау – гаилә бишегем” исемле театраль тамаша белән башланып китте. Азнакайлылар бу фестивальнең милли-мәдәни мирасны саклавы белән горурлануларын әйтте. Азнакай районы халкы игенчелек, терлекчелек белән көн күрә, төбәк нефть ятмаларына да бай. Вакыт ага, буыннар алышына, әмма изге тауның әһәмияте генә шул килеш кала. Монда ел әйләнәсе кеше өзелми, изгеләр тавына җирләнгән әүлияләр рухы аның көчен бер бөтен килеш саклап, ерак аралардан да кунакларны үзенә чакырып тора.

Кунакларны сәламләгән Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин хөрмәт итеп килгән һәр кешегә рәхмәтен җиткерде һәм сәламнәрен тапшырды.

– Быел җыен ундүртенче тапкыр уздырыла. Чатыр тау – Азнакай бренды булып тора, ул безнең горурлыгыбыз. Бирегә килгән һәр кеше тауның иң биек ноктасына күтәрелеп, аның табигатеннән шифа, көч алып китә. Без үзебезнең телебезне, динебезне, гореф-гадәтләребез саклап, балаларга-оныкларга тапшырырга тиешбез. Мондый бәйрәмнәр, җыелулар шуның өчен дә кирәк,  – диде Марсель Шәйдуллин.

Якташларын бәйрәм белән котларга “Мисс Европы 2024” бәйгесендә җиңү яулаган Роза Гадыева да кайткан иде.

– Мин үземнең шәһәремне бик яратам һәм Азнакайдан булуым белән горурланам. Ел саен бирегә кайтып, Чатыр тауга көч җыярга, теләкләр теләргә киләм. Минем өчен ул сихри көчкә ия урын. Шунысы гаҗәп: монда теләгән теләкләр чыннан да тормышка аша,  – диде ул.

Фестивальдә Азнакайның тырыш халкы ярдәме белән төрки халыкларның кул эшләре һәм аш-су осталарының күргәзмәләре оештырылган иде. Моннан тыш, интерактив мәйданнар эшләде, төрле мастер-класслар гөрләде. “Чәкчәк аланы”, “Сөлгеләр аланы”нда милли ризыклар һәм кул эшләнмәләре тәкъдим ителсә, “Балачак аланы”нда иң кечкенә кунаклар өчен төрле мастер-класслар, уеннар уздырылды.

– Чатыр тау – ул халыкларны җыеп берләштерә, туганлаштыра торган урын. Без тауга менеп, төрле үләннәр, җиләкләр җыеп, аңа рәхмәт әйтәбез. Шуңа күрә бәйрәмгә дә  бик тырышып әзерләндек. Балалар мастер-классларда катнашып, бизәкле түштамгалар, алкалар ясап, аларны якыннарына бүләк итте. Рәсем ясау буенча да күнекмәләр уздырдык, – диде уеннар оештыручы Резидә Шәрифуллина.

18 нче балалар бакчасында татар теле тәрбиячесе булып эшләүче Фәйрүзә Хәбибуллина исә балаларга файдалы, хуш исле үләннәр әзерләү буенча мастер-класс тәкъдим итте.

– Мин бәйрәмгә “Чатыр тау күчтәнәче” дигән девиз астында чәйләр, төрле үләннәр белән чыктым. Балалар үзләре капчыкларын ясап, чәйләрне салып, этикетларын ябыштырып, өйләренә тәмле һәм файдалы чәй алып кайтып китәләр, – диде ул.

Гомумән, фестивальгә килгән һәр кунак күңел касәсен уңай энергетика белән тутырып, тарих белән танышып, файдалы сый-нигъмәтләр белән кайтып киткәндер ул көнне.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре