Шул уңайдан Казан дәүләт авыл хуҗалыгы университетында очрашу узды. Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров әйтүенчә, республикада елдан-ел урман хуҗалыгына карата игътибар арта.
– Соңгы мәгълүматлар буенча Татарстанда яшеллек 22,5 процентны тәшкил итте. Бу һәрдаим агач утыру, яңарту белән бәйле, – ди ул. – Эшләр өчен дә бөтен мөмкинлекләр бар. Техникалар да җитәрлек. Республикада 31 урман хуҗалыгы эшләп килә. Безнең якларда имән, каен, чыршы агачы яхшы үсә. Утырту чималлары да җитәрлек. Министр урманчылыклар эшчәнлегенә дә тукталды. Минзәлә урман хуҗалыгы җитәкчесе Айрат Минһаҗев очрашуга үзе генә түгел, бөтен гаилә тарихын алып килгән. – Бабам да урманчы булган. Гаиләбездә урманчыларның гомуми стажы 250 ел. Мин дүртенче буын, эшемне дәвам итәм дип торучы улым Кәрим үсеп килә, – ди ул. – Кайда да эшеңне яратырга кирәк. Шулай булса гына нәтиҗәсе күренә. Балык Бистәсе районының Кызыл Йолдыз урманчылыгы җитәкчесе Нияз Тәҗмиев исә, урманчылык тарихы белән таныштырды. – Бездә атказанган урманчы Нургали Миңнеханов эшләгән. Шуның белән бик горурланабыз, – диде ул.
Республика урман-янгын сүндерү үзәге җитәкчесе Айдар Гайфуллин исә, очрашуга күчмә музей алып килгән.
– Янгын сүндерүгә һәм урман хуҗалыгына бәйле булган бөтен кирәк-яракны барладым. Өй борынча җыярга туры килде. Кемдә ни бар – бөтенесен алдык. Агач кисүче бензин пычкыларын да бирүчеләр булды. Бу – бит тарих! Ул сакланырга, аны яшьләр күреп, белеп үсәргә тиеш, – ди ул.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Экологик иминлек” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез