Узган шимбәдә Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, кооперативлар үсеше турында сөйләгәндә, күрсәтелә торган хезмәт һәм эшкәртелә торган продукция күләменең 18,5 млрд сумга җитүен әйтте. 2020 ел белән чагыштырганда, әлеге күрсәткеч 3 тапкыр арткан.
Эш авырлыгын бергәләп күтәргән кооперативлар өчен ярдәм чаралары да бар. Әйтик, узган ел турыдан-туры финанс ярдәме күләме 504 млн сум тәшкил иткән. Шуның нәтиҗәсендә 12 кооператив яңа проектларны гамәлгә ашыра башлаган, 2 кооператив җитештерү күләмнәрен арттырган, 59 ы тотылган чыгымнарны каплауга субсидияләр алган, икесе мини-сөт парклары территориясендә кооператив әгъзалары өчен биш сөтчелек фермасы төзегән. Кооперативларга эш башлаганда бирелә торган грант күләме 15 миллион сумга җитте. Дөрес, оешма кирәкле сумманың ким дигәндә 10 процентын үзе бирергә тиеш. 2023 елдан 2025 елга кадәр мондый грантларны 29 кооператив алган. Ярдәмнең гомуми күләме – 316 миллион сум.
Тукай районында 2016 елда оешкан «Бердәмлек» кооперативы бүген 284 әгъзаны берләштерә. Шуларның 277 се – шәхси хуҗалыклар. Кооператив рәисе Минталип Минеханов әйтүенчә, бергәләп эшләгәндә, эшләр җиңелрәк һәм нәтиҗәлерәк бара.
– Кооперативның исеменнән күренгәнчә үк, ул оешканлык, бердәмлек дигәнне аңлата. Игенчелек булсынмы ул, терлекчелек, яки яшелчәчелекме – барысында да берләшергә кирәк. Бергә эшләү яхшырак. Бездә эшләр болай куелган. Әйтик, бер абзый үзеннән арткан бәрәңгесен сатарга тели, ди. Тик зур кибетләр челтәрләре кимендә 500 тонналык килешү төзи. Мәктәп ашханәләрендә дә шул ук хәл. Мондый очракта барысы бергә берләшә дә продукциясен кибеткә алып барып тапшыра. Зәй, Сарман, Азнакай, Лениногорск районнарында бәрәңге һәм башка яшелчәләрне азрак үстерәләр. Шуңа күрә алар да бездән сатып ала. Ягъни безнең белән эшләүчеләрнең: «Продукцияне кая урнаштырыйм икән?» – дип башлары авыртмый. Алар бу мәсьәләдә тыныч. Моннан тыш, намуслы, чынлап торып эшләүчеләргә техника алырга да булышабыз. Билгеле, алар аны кооператив кысасында кулланалар, – ди ул.
Минталип Минеханов сүзләренчә, кооператив әгъзалары арасында килешү шартларын үтәп бетермәүчеләр дә очрый. Тик мондый вакытта да аларның хәленә керергә тырышалар.
– Берләшергә теләүчеләр бик күп, дип әйтеп булмый. Алар аз-азлап кына арта. Соңгы елларда кешеләр ялкауланып китте. Аңлатып, сөйләп тә күрсәтәбез, кызыксындыру чараларын да әйтәбез, тик барысы да тиз генә килеп кушылырга ашыкмый. Чөнки хәзер кешеләр үз бакчасына да артыгын утырмый. Бәрәңге, кишер урынына печән чәчә дә аны күршесенә сата. Без бәрәңге белән генә түгел, кишер һәм чөгендер белән дә эшлибез, – ди Минталип абый.
Саба районындагы «Умырзая» кооперативы республикада беренчеләрдән булып оешкан һәм бүген дә нәтиҗәле эшләп килә торган оешмаларның берсе. Итчелек юнәлеше буенча эшләүче кооператив бүген 35 кә якын әгъзаны берләштерә. Алар арасында шәхси хуҗалыклар да, фермерлар да, зур хуҗалыклар да бар.
– Эшебезне кечкенә кибетләргә үз ризыкларыбызны куеп сатудан башлаган идек. Дәүләт программасында катнашып, грант алганнан соң 2017 елда эшкәртү цехын төзедек. Анда бүген 55 кеше эшли, – ди кооператив рәисе Рамил Гарипов. – Бергә эшләүче шәхси хуҗалыклардан тере малны сатып алабыз да эшкәртеп сатабыз. Төп сатып алучыларыбыз – Казан, Мәскәү, Удмуртия һәм Башкортстандагы кафе, рестораннар, мәктәпләр һәм балалар бакчалары.
Аның сүзләренчә, оешмага кергән кешеләр өчен өстенлекләр бар.
– Беренчедән, бездә алдау юк, барысы да ачык һәм чиста. Малны дөрес итеп үлчәп кабул итәбез. Икенчедән, акчасын вакытында түлибез һәм бездә тере малның бер килосы 10–20 сумга кыйммәтрәк, – ди Рамил Гарипов. – Кешене тиз генә, җайлы гына ышандырып, җәлеп итеп булмый. Шикләнеп карыйлар. Тик без эшләү елларында халыкның ышанычын яулауга ирештек, дип уйлыйм. Ел саен 2–3 зур хуҗалык кушыла. Безнең район кешеләре белән генә түгел, Кукмара, Балтач һәм Теләче районнарында яшәүчеләр белән дә эшлибез.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез