Татарстанның 42 районы урып-җыюга кереште. 29 июльгә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда 131 мең 603 гектар мәйданнан 438 мең 219 тонна ашлык җыеп алынган. Уңыш бер гектардан уртача 33,3 центнерны тәшкил итә.
Бу көннәрдә явып узган яңгырлар урып-җыюга берникадәр тоткарлык ясый. Ләкин, аграрийлар әйтүенчә, аларның зыяныннан бигрәк файдасы күбрәк.
– Безнең егетләр урып-җыюга 16 июльдә тотынды. Иртәрәк тә чыга ала идек, тик ашлыкны туры элеваторга алып кайткач, андагы эшләрнең төгәлләнгәнен көттек, – ди Зәй районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев. – Бүген 6590 гектар мәйданда көзге бодай суктырылды. Барысы бергә 30928 тонна ашлык җыеп алынды. Бу – бер гектардан уртача 46,9 центнер уңыш чыга дигән сүз. Урып-җыю эшләре барлык мәйданның 17 процентында башкарылган.
Бодайны җыеп алганнан соң, арыш белән арпага тотыначаклар. Кырларда 38 комбайн эшли.
– Соңгы көннәрдә бик көчле яңгыр ява. Районда июльдә айлык норма күләмендә явым-төшем булды. Мондый хәлнең күптән булганы юк иде. Яңгырларның көзге культураларга файдасы юк, зыяны гына бар. Чөнки чүп үлән үсәргә бик яхшы шартлар була дигән сүз. Ә менә язгы культураларга файдасы яхшы булачак. Чөгендер, кукуруз, бәрәңге утыртучылар да отачак кына. Урып-җыюны тоткарласа да, яңгырларның файдасы күбрәк. Җир дымга туеныр, дип өметләнәбез, – диде идарә башлыгы.
Фәргать Камалиев сүзләренчә, районда терлек азыгы да вакытында, тиешле күләмдә әзерләнгән. Фермерлар исә урып-җыюга шушы көннәрдә генә керешкән.
Татарстанда урып-җыю эшләренең вакытында башкарылырга тиешлегенә Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов та басым ясады. Комбайннар, киптерү комплекслары нәтиҗәле эшләргә, механизаторлар әзер булырга тиеш.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, хәзерге вакытта 1,3 миллион гектардан артык мәйданда бөртекле культуралар, шулай ук 482 мең гектарда май бирүче культураларны җыю бара. Шулардан 500 мең гектар мәйданны көзге культуралар били.
– Соңгы көннәрдә яңгырлы һава торышы саклана, аяз көннәр санаулы гына. Барлык эшләрне дә, технологияләрне үтәп, билгеләнгән вакытта башкару мөһим, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук терлек азыгы әзерләү мәсьәләсен дә күтәрде. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм район башлыкларына мәсьәләне контрольдә тотарга һәм, кирәге чыга калса, урып-җыю эшләрен оператив тәмамлау өчен ресурслар җәлеп итү бурычы йөкләнде. Терлек саны кимемәсен өчен бер башка 1,5 күләмендә азык әзерләргә кирәк. Бу – шартлы бер башка 40 центнер дигән сүз. Әлегә 16,3 центнер әзерләнгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез