"Үз биографиясен үзе язган кеше": Илдус Мостюковны соңгы юлга озаттылар

Татарстан җәмәгатьчелеге галим, Социалистик Хезмәт Герое Илдус Мостюков белән хушлашты. Матәм мәрасименә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Рәисе аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров та килгән иде.

Гражданнар мәрасимен алып барган Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев Россия Премьер-министры Михаил Мишустинның кайгы уртаклашуын белдерде. «Күренекле галим, конструктор, махсус һәм хәрби техниканың үзенчәлекле өлгеләрен тудыручы, илебезнең радио-электроника тармагын үстерү һәм оборонага сәләтлелеген тәэмин итү өчен бик күп эшләде, – диелә анда. – Илдус Мостюков искиткеч хөрмәт һәм абруй казанды. Легендар галим, сәләтле, гадәти булмаган әлеге кеше турында истәлекне мәңге сакларбыз!»– Илдус Шәйхелислам улы – үз биографиясен үзе язган кеше, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Ул «үз – чит» («свой – чужой») үзенчәлекле радиолокация системасын төзеп,  республикабыз һәм илебез тормышында якты эз калдырды.

Парламент җитәкчесе искәрткәнчә, Казан механика-технология техникумын тәмамлаган Илдус Мостюков хезмәт юлын «Казэнерго» берләшмәсендә башлый. Шул ук вакытта Казан авиация институтының радиотехника факультетына укырга керә. Уку йортын кызыл дипломга тәмамлаган белгечне Казанның 294 нче авиация радиоаппаратурасы каршындагы махсус конструкторлык бюросына җибәрәләр. Биредә ул кыска гына биш ел вакыт эчендә гади инженердан алып җитәкче вазыйфасына кадәр хезмәт юлы уза. 1962 елда Казан тәҗрибә-конструкторлык бюросы илнең төп институты итеп үзгәртелә, ә Илдус Мостюков аның генераль конструкторы итеп билгеләнә.

– Хәрби кеше булмаса да, Илдус Мостюков хезмәт эшчәнлеге буенча армия өчен Ватаныбызны саклауны тәэмин итүче яшерен системаларны уйлап табучыларның берсе иде, – диде Фәрит Мөхәмәтшин. – 30 ел дәвамында аның җитәкчелегендә булдырылган эшләнмәләр СССРны халыкара дәрәҗәгә чыгарды. Ул уйлап тапкан «үз – чит» системасы АКШ һәм НАТОның заманча эшләнмәләреннән калышмый һәм аппарат дошман кулына төшкән очракта да, шифрны ачуга бирешми. Радиолокация системасы бүген дә Россия һәм БДБ илләре армиясе һәм флотының хәрби сагында тора.

Дәүләт Советы Рәисе әйтүенчә, Илдус Мостюков ике дистә елдан артык «Татарстан Геройлары» иҗтимагый оешмасын җитәкләгән, республика Ветераннары Советы президиумы һәм «Татарстан – Яңа Гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте Югары Советы әгъзасы булган. «Күп санлы исемнәр һәм югары бүләкләр, шул исәптән Социалистик Хезмәт герое, Ленин ордены һәм Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены һәм башка бик күп бүләкләр – аның Ватан алдындагы зур казанышларын тануның бәхәссез дәлиле, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Танылган галим, көчле шәхес, чын ватанпәрвәр Илдус Шәйхелислам улы турындагы якты истәлек аны белгән, бергә эшләргә, дуслашырга, аралашырга насыйп булган һәркемнең йөрәгендә мәңгегә сакланачак».

Минтимер Шәймиев танылган шәхес һәм галим белән хушлашырга килгән һәркемгә рәхмәт белдерде. «Ул уйлап тапкан эшләнмәнең, тормышын багышлаган эшнең ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын соңгы елларда гына аңлый башладык, – диде Дәүләт Киңәшчесе. – Бәхеткә, илебезнең оборонага сәләтлелеген һәм куркынычсызлыгын тәэмин итүче әлеге система бүген дә үзен аклый. Илдус Шәйхелислам улы – үз Ватанына һәм күпмилләтле халкыбызга намуслы һәм тугры хезмәт иткән кешеләрнең берсе».

Геройларны барлаучы герой Илдус Мостюков: «Бик авыр еллар булды» («ВТ» газетасының 25.01.2021 санында басылган язмадан өзек)

«... 1928 елда дөньяга аваз салган малайның тормышы гадәти генә тәгәри диярлек. Гаилә, мәктәп, сугыш… Сугыш башланганда, аңа 13 яшь була. Әтисен 22 июнь көнне үк фронтка алалар. Әнисе белән икесенә ничектер җан асрарга кирәк була. Әле ярый өйдә тегү машинасы бар. Илдус үзенең хезмәт юлын бияләйләр, сырган бишмәтләр тегүдән башлый. Икәүләп тегәләр дә артельгә тапшыралар. Тик әнисе генә эшләүче булып саналганга, ипигә карточканы да аңа гына бирәләр. Тукай урамындагы агач йортның ярымподвалындагы фатирдан ул конструкторлык бюросы җитәкчесе булгач кына чыга ала. Аңа кадәр шактый юл үтәргә туры килә әле. Башта Казан механика-технология техникумын тәмамлап, «Казэнерго» берләшмәсендә электрик булып эшли. Казан авиация институтының данлыклы радиотехника факультетын тәмамлау 5 ел эчендә инженер белгечлегеннән ОКБ-294нең җитәкчесе дәрәҗәсенә күтәрелергә ярдәм итә. Генераль конструктор вазыйфасында Илдус Мостюков 28 ел буена яңа танып белү системаларын җитештерү өстендә эшли, баш конструкторларның эшчәнлеген контрольдә тота. Бу система хәрби сынаулар үткәннән соң эксплуатациягә кертелә һәм илебезнең куркынычсызлыгын тәэмин итә. Бу чорда халык хуҗалыгы өчен күпсанлы башка төр системалар да җитештерелә.

– Бар нәрсәне яңабаштан башларга туры килде, – ди Илдус Шәйхелисламович, –тәҗрибә уртаклашырга мөмкин түгел, чөнки ул юк. Дөрес, америкалылар бездән аз гына алданрак үзләренең системаларын төзеп киләләр. Әмма алардан бернинди мәгълүмат алып булмый, бар да яшерен. Махсус хезмәтләр безне дә нык саклады. Шуңа күрә ике арада ниндидер ярыш бара иде. Эш бик авыр, акрын барды. Җитмәсә, 1966 елда безнең аппаратура, үч иткәндәй, тагын чит илнең махсус хезмәтләре кулына килеп эләкте: Түбән Новгородтан безнең хәрби частьлар урнашкан җиргә очучы самолет, ватылып, Германиягә килеп төште.

Нәкъ Берлин өстендә булганда самолетның моторы эшләми башлый, очучылар, шәһәргә төшмәс өчен, «Англия зонасы»нда булган күлгә таба борылалар. Германиядәге безнең хәрбиләрнең командующие Петр Кошевой самолеттагы серләрнең мөһимлеген аңлый, шуңа күрә танк батальонын кертеп, инглизләр өлгергәнче самолетны үз кулына алмакчы була. Әмма бу вакытта партия корылтае бара һәм Мәскәүдән, бернинди дә халыкара каршылыкларны булдырмаска, дигән күрсәтмә килә. Шуңа күрә операциядән баш тарталар. Нәтиҗәдә күлгә төшкән самолетны инглиз хәрбиләре тартып чыгара һәм Англия Хөкүмәтенә тапшыра. Шулай итеп, танып белү системасы яшерен булудан туктый. Бу хәлне тикшерү өчен комиссия төзелә, яңа системаны төзү эшен срогында үти алмаган өчен Илдус Мостюковка шелтә белдерелә. Ахыр чиктә барыбер, шелтәләр ала-ала булса да, алга куелган бурыч үтәлә...»

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре