– Минем «Идел»гә барганым бар иде инде. Ә менә Раил беренче мәртәбә генә килгән. Ул әнисе белән иде. Без беренче тапкыр ашханәдә күрештек. «Нинди чибәр егет, дип уйладым. Баксаң, ул да мине ошаткан икән. Күп тә үтмәде, официант кыз аша, телефон номерын язып, кәгазь җибәрде. Баштарак аның арбада йөрүе күңелне кырган иде. Әмма танышып, сөйләшеп киткәч, уйларым үзгәрде. Раилнең никадәр кешелекле, ышанычлы ир буласын аңлап алдым, – дип сөйли Гөлнур.
Раил чын егет булып чыга. Бер дусты аша шифаханәгә чәчәкләр дә китертә. Ә өйгә кайткач, Сабага кыз күрергә йөри башлый. Сеңлесе Миләүшә ярдәмгә килә. Абыйсын машинага утырта да Гөлнур апасы янына китәләр.
– Озак очрашып йөрмәдек. Җиде ай дигәндә кавышып та куйдык. Башта авылда зур итеп никах уздырдык, аннары декабрь аенда туй ясадык. Яшермим, баштарак авылны да сагындым әле мин. Күз яшьләре чыккан вакытлар да булды. Гел кайтасым килеп тора иде. Гаилә тормышына ияләнү җиңел булмаса да, әкренләп җайландым. Иремнең әти-әнисе белән бергә яшәгәч, бик рәхәт. Әти дә, әни дә гел ярдәм итәргә генә торалар. Ә инде балалар тугач, дөньям түгәрәкләнде, – ди Гөлнур. – Без гаиләдә алты бала үстек. Туганым Илнур белән игезәкләр без. Туганда ук кимчелек белән туганмын. Сул кулым белән аягым эшләми. ДЦП диагнозы куйдылар. Кулларым сизмәсә дә, шөкер, бөтенләй тыңламый дип әйтеп булмый. Көчем җиткән бөтен эшкә алынырга тырышам. Безне әти хезмәт белән тәрбияләде. Кызганыч, ковид вакытында үлеп китте. Хуҗалыкта маллар күп иде: 3 сыер, 30 сарык тоттык. Гел эшләдек. Кешегә салынып ятмадык. «Эшкә өйрәнүең тормышта кирәк булыр», – дип кабатлый иде әти. Бигрәкләр дөрес әйткән инде. Үз тормышым булгач, эшли белүнең кирәге чыкты. Әмма кайчак мин булдыра алмый торганнары да килеп чыга. Андый чакта әнигә, эшли алмыйм, дип әйтәм.
Якыннары гел янәшәдә аларның. Раил белән Гөлнурның кызлары Сабина тугач та, иң элек алар ярдәм итә. Аннары озак көттерми, Ранислары дөньяга аваз сала. Гөлнурга табиблар башта, операция белән таптырабыз, дисәләр дә, РКБдагы акушер үзенә табарга киңәш итә. Шулай итеп, Гөлнур тупырдап торган балалар алып кайта.
– Кызыбыз быел беренче сыйныфка укырга керде. Ранис балалар бакчасына йөри, аңа 4 яшь. Тормыш мәшәкатьләренә чумганны сизми дә калдык. Үзем дә эшкә чыктым. Улым йөргән балалар бакчасында эшлим. Хәзер өйдәге күп эшләр Раилгә эләгә. Мин арбада дип тормый ул, булдыра алганын эшли дә куя. Әле мин өйдә юкта кызымны мәктәптән каршы алу да аның өстендә. Әтием кебек ул да кызыбызны эшкә өйрәтеп үстерә, – дип сөйли Гөлнур. – Үзем кебекләргә киңәшем шул: кимсенмәскә кирәк. Мин элек гел кеше арасына чыгарга ояла идем. Кияүгә чыккач, бетте ул оялу. Кая чакырсалар, ирем белән шунда барабыз. Балалар белән дә төрле чараларга барырга туры килә. Үзеңне ничек бар, шулай яратырга кирәк. Язмышны без сайлап алмадык.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез