Узган ел Татарстанда бруцеллез аркасында 6,4 мең баш мөгезле эре терлек юк ителгән

2023 елда бруцеллез аркасында республикада 6,4 мең баш мөгезле эре терлек юк ителгән, ә кош гриппы таралу Лениногорск кош фабрикасында 213 мең баш кошны юк итүгә китергән. Бу хакта Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында Татарстан буенча Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча Федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе Илнур Галиев җиткерде.

Илнур Галиев утырышта РФ Административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр кертү буенча тәкъдимнәр тәкъдим итте. Алар авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренең, эшмәкәрләрнең, шулай ук терлек һәм кош-корт ташучыларның хайваннарны тоту өчен шартлар тудыру, башка төбәкләрдән керткән терлекнең сәламәтлеге өчен җаваплылыгын арттыруны күздә тота.

Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин әйтүенчә, хәзерге вакытта котыру авырулары, Африка дуңгыз чумасы, кош гриппы, йогышлы дерматит, бруцеллез, туберкулез һәм башка йогышлы авырулар куркынычы аеруча зур. «Республиканың аеруча куркыныч авырулар буенча эпизоотик иминлеге турыдан-туры авыл хуҗалыгы предприятиеләренең биологик иминлеген тәэмин итүгә һәм хайваннарны тотуның ветеринария-санитария кагыйдәләрен үтәүгә бәйле», – диде Габделхак Мотыгуллин.

Аның сүзләренә караганда, ветеринарларны аеруча мөгезле эре терлек бруцеллезы борчый. Россия территориясендә бу инфекция белән зарарлануның 130дан артык очрагы теркәлгән. Бруцеллез буенча 32 төбәк имин түгел дип игълан ителгән. Идел буе федераль округында әлеге инфекция Түбән Новгород, Оренбург, Самара, Саратов өлкәләре, Мордовия һәм Татарстанда теркәлгән. Барлык очракларда да инфекциянең сәбәбе – чыгышы билгесез хайваннарны рөхсәтсез кертү.
Габделхак Мотыгуллин әйтүенчә, предприятиеләр, хуҗалыклар, гражданнар хайваннарны тотуның ветеринария-санитария кагыйдәләрен һәм биологик куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәгән очракта, барлык инфекцияләрне кисәтергә һәм булдырмаска мөмкин. «Күп кенә авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре бу чараны санга сукмый. Кызганыч, хайваннарны рөхсәтсез кертүгә юл куеп, бөтен көтүне югалтырга мөмкин», – диде ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре