“Ватаным Татарстан” газетасы Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә Бөек Ватан сугышы батырларын һәм бүгенге каһарманнарны барлау максатыннан “Ватан хакына” дип аталган зур иҗади бәйге игълан итте. Сезнең өчен батырлык – нәрсә ул? Каһарманыгыз кем? Әлеге бәйге кысасында без укучыларыбыз белән әнә шул сорауларга җавап эзлибез, әби-бабаларыбызның батырлыгын искә төшерәбез, Бөек Җиңүгә өлеш керткәннәр турында хәтерне яңартабыз, бүгенге геройларны барлыйбыз. Инде редакциябезгә килгән хатлар белән таныша башлыйк.
«Минем герой» номинациясе
Сугыш... Күпме кеше яу кырларында газиз башын салды, дөньяның бөтен рәхәтен татырга да өлгерә алмыйча, җир куенына керде. Ә бит алар меңләгән аналарның күз карасыдай саклап, кадерләп үстергән газиз балалары иде. Тормышының бөтен матурлыгы, яме булган сөекле баласын югалту ана күңелен нинди газапларга дучар итүен, утка салуын күз алдына китерү авыр тугел. Бу – гомерлек кайгы, йөрәк ярасы. Ә яраткан ирләрен югалткан хатыннар, әтисез калган нәни сабыйлар?
Сугыш сүзен ишетүгә, күңелгә әллә нинди җан өшеткеч, әрнү катыш уйлар килә. 1941 елның 22 июнендә, чәчәкләрне кара күмергә әйләндереп, фашистлар безнең җиребезгә ерткычларча басып керәләр. Алар үз юлларында очраган һәрнәрсәне – кешеләрне, хайваннарны, авылларны юк итәләр. Биш елга якын барган бу сугыш күпме ананы – тол, балаларны әтисез калдыра. Халык күпме ачлык, ялангачлык кичерә. Бу чорда күргән кайгыларны әйтеп һәм язып бетерерлек түгел. Дәһшәтле еллар афәтен һәр гаилә кичерде. Сугыш тирән яра калдырды, йөрәкләргә әрнү салды. Күңелләр һаман сызлана, сыкрый әле. Еллар буе газизләрен көтеп, югалту кайгысын үзләре белән алып киткән − дөнья куйган аналар да аз түгел. Алар һаман безнең хәтердә.
Минем бабамның әтисе – Сабирҗанов Йосыф Сабирҗан улы 1908 елда ТАССРның Арча районы Зур Бирәзә авылында туган. Кызганычка, мин бабам турында әти-әнием һәм туганнарым сөйләгәннәрдән генә беләм. Алар аны бик җылы искә алалар. Күп тә үтми, шушы кайгыны баштан үткәрергә, башкалар белән беррәттән авыр тормыш юлын үз җилкәсенә күтәрергә туры килә әбиемә. Салкын сугыш җиле аларның да капкасын кага.
Бабам 1941 елның июлендә фронтка алына. 1943 елның 28 февраленә кадәр фронтта була. «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. Минем дә карт әбием, сугыш башланганда, кечкенә балалар белән кала. Иң кечкенәсенә 5 яшь була.
Шул сугыш елларында ул бик каты авырый һәм госпитальгә эләгә. Ульяновск өлкәсенең Мәләкәс шәһәрендәге госпитальдә ята. Аннары туган ягына кайта.
Туган ягында күп кенә еллар район почтасында (ул елларда ул һөнәр ямщик дип атала) эшли. Тормыш иптәше вафатыннан соң бабам яңадан карт әбием белән никах укытып гомер итә, алар 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзерге көндә бабамның 2 баласы гына исән-сау. Балалары бик итагатьле, тормыш, эш сөючән булып үсәләр, бабамның йөзенә кызыллык китермиләр. Бабамның бер улы, кызганычка, хәрби хезмәт вазыйфасын үтәгәндә вафат була.
Сугыш елларындагы авыру яңадан үзен сиздерә башлый. Шушы авырудан бабам 1951 елда вафат була һәм Зур Бирәзә авылы зиратына җирләнә.
Иң куанычлы көннәр җитә. 1945 елның 9 Мае – Бөек Җиңү көне. Бөтен дөнья, бөтен халык бик бәхетле мизгелләр кичерә. Балалар – әтиләре белән, аналар уллары белән кавышкан көн. Ил халкы матур гына тыныч көннәр кичерә башлый.
Ничә дистә еллардан соң хәзерге көндә янәдән илебездә махсус хәрби операция бара. Күпме ватандашыбыз илебез данын яклый, безнең киләчәгебез, тыныч тормышыбыз өчен көчен куя. Мин киләчәктә илебезгә тынычлык, дуслык, бердәмлек килүен телим. Һәр көнегез – батырлык. Гаиләләрегезгә, якыннарыгызга һәм Ватаныбызга булган мәхәббәт салынган. Россиянең төрле почмакларында өлкәннәр һәм балалар сезгә, җиңүегезгә ышана. Сугышның барлык авырлыкларын җиңәр өчен үзегезне саклагыз. Сез, һичшиксез, үз йортыгызга, газиз туган якларыгызга әйләнеп кайтырсыз. Без моңа ышанабыз.
Аделина Сабирҗанова
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез