ВАТАН ХАКЫНА бәйгесе | Илсурлар тыныч тормышта да кирәк

“Ватаным Татарстан” газетасы Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә Бөек Ватан сугышы батырларын һәм бүгенге каһарманнарны барлау максатыннан “Ватан хакына” дип аталган зур иҗади бәйге игълан итте. Сезнең өчен батырлык – нәрсә ул? Каһарманыгыз кем? Әлеге бәйге кысасында без укучыларыбыз белән әнә шул сорауларга җавап эзлибез, әби-бабаларыбызның батырлыгын искә төшерәбез, Бөек Җиңүгә өлеш керткәннәр турында хәтерне яңартабыз, бүгенге геройларны барлыйбыз. Инде редакциябезгә килгән хатлар белән таныша башлыйк.

Ел елга охшамый. Җәй үзенчәлекле быел. Көтмәгәндә болыт япсарып килеп чыга да яңгыр ишеп китә.

Җиләк өлгергән күңелле мәл. Узган ялда Зәй районының Сармашбаш авылы умарталыгына каен җиләгенә бардык. Җырдагыча: «Каенлыкта җиләк пешкән». Кып-кызыл булып җитешкән каен җиләге җыеп, җилнең болытларны куып китергәнен абайламый калганбыз. Сибәли башлауга, машинага төялеп кайтыр юлга чыктык. Авыл башыннан әйләнеп кайтырга кирәк. Яңгыр коеп түгел, ишеп ява, ташу кызыл балчыкны ерып, күбекләнә-күбекләнә ургып тау астына ага. Балачакта шундый көчле яңгырлар яуганы истә. Шулай итеп тау башында утырып калдык. Берәү машинасына арба тагып печәнгә барган, берәүләр исә Әлмәттән үк Бояр күле буена ял итәргә килгән булган. Тау төшү генә түгел, менәсе дә бар. Машинаны калдырып авылга кайтудан файда булмас дигән фикергә киленде. Ә яңгырның туктарга исәбе юк, яшенләп, күк күкрәтеп, чатыр-чотыр итеп ишә генә. Инде нишләргә?

– Илсурга эндәшергә булыр, ярдәмчел егет ул, – диделәр чарасызлыктан нишләргә белмәгән машина йөртүчеләр.
Ул да булмады, тракторы белән егетебез килеп тә җитте. Баксаң, Илсур Шәйдуллин махсус хәрби операциядә катнашып, авылга протез белән кайткан егет икән. Кыскасы, сират күпере кичкән, мең бәладән исән калган, ышанычлы.
Бакчи, бу көннәрдә яңа трактор да алып җибәргән. Киләчәк турында да уйлый, димәк. Ул кызыл балчыкны ерып, башта – бер, аннан икенче һәм өченче машинаны таудан сөйрәтеп менеп, юлга чыгарды да китеп тә барды. Йөзендәге шатлыкның чиге юк. Йөзе генә түгел, күзләре дә көлә-сөенә. Кемгәдер кирәк булу, кемнедер куандыру шатлыгы бөркелде аннан. Яңа алган тракторы кып-кызыл балчыкка батканга да уфтанмады. Ничек килсә, шулай китеп тә барды. Әйтерсең Хозыр Ильяс. Без рәхмәт әйтә алмыйча, аптырашып калдык. Аның ярдәмчел, кешеләргә авыр вакытта булышлык итүе сокландырды. Сугыш кырында да сугышчан дусларын калдырмаган ул, ничек итсә иткән, безнең якка алып чыккан, дип горурланып сөйли сармашлылар аның хакында.
Илсур мәктәптә укыганда оста чаңгычы булган. Мәскәүдә эчке гаскәрләрдә хезмәт иткән. Өч ел элек махсус хәрби операциягә чыгып киткән батыр егет туган авылына аяксыз кайткан. Аңа тормыш юлыннан яңа адымнар белән атлап китәргә туры килгән. Тырыша ул, бирешми, башкаларны да шуңа өйрәтә. Илсурлар тыныч тормышта да кирәк.

Рәзимә Кашапова

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре