“Ватаным Татарстан” газетасы Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә Бөек Ватан сугышы батырларын һәм бүгенге каһарманнарны барлау максатыннан “Ватан хакына” дип аталган зур иҗади бәйге игълан итте. Сезнең өчен батырлык – нәрсә ул? Каһарманыгыз кем? Әлеге бәйге кысасында без укучыларыбыз белән әнә шул сорауларга җавап эзлибез, әби-бабаларыбызның батырлыгын искә төшерәбез, Бөек Җиңүгә өлеш керткәннәр турында хәтерне яңартабыз, бүгенге геройларны барлыйбыз. Инде редакциябезгә килгән хатлар белән таныша башлыйк.
«Мәрхәмәтле йөрәк» номинациясе
Ирем ягыннан бер туганыбыз бар иде. Авыр вакытта аның янына барып, сөйләшеп утырсам, күнелемә рәхәтлек алып, җаным тынычланып кайта идем. Теләк теләп, сәдака бирсәң, теләгең тормышка ашмый калмый, ниндидер изгелеге бар иде аның.
Сүзем – Асия апа турында. Кем соң ул?
Гыйбадуллина Асия Әбзәлетдин кызы 1927 елның 21 декабрендә дөньяга килә. Әнисе Хәдичә Яшел Үзән районының Татар Әҗәлесе, ә әтисе Күгәй авылыннан була.
Асия гаиләдә өлкән бала булып дөньяга килә. Ул туган елны авылда тормыш бик авыр була, шуңа күрә гаилә, бераз акча эшләп кайтыр өчен, Түбән Тагил шәһәренә китә. Әтисе анда кою цехында эшли. Эше бик авыр була. Тиздән алар Күгәйгә кире кайтып китәләр. Ул анда ат караучы булып эшкә урнаша. Гаиләдә бер-бер артлы ир балалар: Тәлгать, Рәфгать, Габделәхәт, Габделмалик, Камил дөньяга килә. Тик өлкән кыз Асия әнисенең төп терәге булып кала.
Асия апа сигез яшьтә мәктәпкә китә. Үз авылларында дүрт ел укыгач, белем алырга күрше Норлат авылына йөри башлый. Укып бетергәч, шәфкать туташы булырга хыяллана. Тик ул җиденче сыйныфта укыганда, сугыш башлана. Әтисе иң беренчеләрдән булып фронтка китә, һәм ике елдан, геройларча вафат булды, дигән хәбәре килә. Асиягә мәктәпне ташларга туры килә. Авылда эшләргә кеше җитми, ул үзенең яшьтәшләре белән колхоз эшенә йөри. Сугыш елларында тормыш бик катлаулы булган. Ачлык бар кешенең үзәгенә үткән. Сап-салкын кышлар, ягарга юк.
Сугыш беткәч, дусты Рәбига белән Казанга китә. Алар заводка эшкә урнашалар. Ә аның медучилищега керәсе килә. Рәбиганың апасы Рәхидә апа аны укырга урнаштырырга булыша, чөнки үзе дә шунда укып чыккан була. Медучилищеда укулар башланган булса да, аны укырга алалар. Рәбиганың туганнары аңа үзләрендә торырга рөхсәт итәләр. Тик прописка булмагач, җан башына бирелә торган 200 грамм ипи аңа эләкми. Ачлы-туклы яшиләр.Татар мәктәбеннән соң, уку аның өчен бик авыр була. Аңа әтисе сугышта үлгән булганга, стипендия түләнә башлый. Асия ул акчаларга әнисенә күлмәк-яулык, энекәшләренә күчтәнәч алып кайта торган булган, чөнки авылда акча бирмәгәннәр.
Укып бетергәч, Асия апа Бондюг районына китәргә тиеш була.Тик кызның уенда – әнисе, энеләре. Райисполкомда эшләүче игелекле бер кеше аны Норлат авылына эшкә урнаштыра. Ул балалар бакчасында шәфкать туташы булып эшли. Аннары Ачасыр авылы участок хастаханәсенә күчерелә. Норлаттан Ачасырга, ул участокка кергән авылларга күпме җәяү йөрергә туры килә аңа. Бәби таптыру, авыруларга укол ясау, җилкәсенә салып, дарулар алып кайту – шушы чандыр кыз башкарган эшләрнең бик азы гына әле.
Сугыш бетә, ил-көн әкренләп тернәкләнә башлый. Укыган, авылга эшкә кайткан шәфкать туташы бик дәрәҗәле була. Тырыш, уңган, шәфкатьле озын толымлы бу кызга кызыгучы егетләр дә, аларның әти-әниләре дә күп була. Ләкин Асия апаның башында егетләр кайгысы түгел: ул беренче чиратта унике чакрым ераклыкта гына яшәгән әнисен һәм исән калган ике энесен кайгырта. Һәр алган акчасына (ул да күп булмаган бит әле) әнисе белән энеләренә әйбер ташыган, әнисенә салым түләргә булышкан.
Эше җиңел булмаган аның: бу участок больницасы 7 авылга хезмәт күрсәткән. Төннәр буе бала таптыру дисеңме, өйләренә барып, яңа туган балаларга прививка ясау, урын өстендә яткан кешеләргә укол кадау – барысы да аның эше булып саналган.
Ачасыр авылының Гомәр исемле бер егете Казан Авиация заводында сынаучы булып эшләгән. Шулай ялга кайткач, ул Асия апаны күрә һәм гашыйк була. Кыз ризалашмаса да, егет әти-әнисе белән аны сорарга китә. Асия апаның әнисе Хәдичә әби бу хәлгә бик сөенә. Үзе күп авырлыклар күргәнгә, кызы бай гаиләдә җитеш яшәр, дип уйлый ул. Шулай итеп, әнисенең сүзен екмас өчен, кыз кияүгә чыгарга ризалык бирә. Матур гына яшәп китәләр. Тик Хәдичә апа ялгыша: бай әти-әни яшьләргә булышу турында уйламый да. Гаилә бар нәрсәне үзләре сатып алып, яңа тормыш башлый. Башта кешедә фатирда торалар, аннары завод барактан бер бүлмә бирә. Ни сәбәптәндер, аларның балалары булмый. Үзе балалар поликлиникасында эшләгән Асия апага бик тә кыен була.
1964 елда Казан авиация берләшмәсе кооператив йортлар төзи. Бу – фатирны үз акчаңа сатып алу дигән сүз. Кысанлыктан, уңайсызлыктан туйган гаилә ике бүлмәле фатиргә күченә. Шул вакытта ире белән киңәшләшеп, алар балалар йортыннан бер кызны тәрбиягә алалар. Имеш, яңа йортка күчкәч, кеше белмәячәк. Бик тә гарьчел Гомәр абыйга кешеләрнең: «Сезнең ничә балагыз бар?» – дип сораулары газап була.
Алган кыз беренче көннән үк үзенең холкын күрсәтә башлый: елый, әшәкеләнә, эшкә өйрәнергә теләми. Асия апа ниләр генә эшләми аның өчен. Бию түгәрәкләренә йөртә, морзе мәктәбенә яздыра, чигәргә, тегәргә, бәйләргә өйрәтә, тик кыз берсен дә эшләргә теләми. Мәктәптә начар укый. Укытучылар баланы коррекцион мәктәпкә күчерү турында сүз кузгаталар. Тик ата-ана ишетергә дә теләми. Бу кыз беренче сыйныфта укыганда, Гомәр абый самолет двигателен сынаганда бәхетсезлеккә очрый һәм больницада үлә. Туганнары да, хезмәттәшләре дә Асия апаны кисәтәләр, баланы кире балалар йортына илтергә киңәш итәләр, чөнки кыз, әтисе үлгәч, тагын да усаллана. Шуның өстенә әле фатирга түлисе бар. Шәфкать туташының акчасы бик аз. Ләкин ул катгый рәвештә баш тарта. Барына риза булып, кешеләргә кулдан килгәнчә ярдәм итеп яши ул. Аны туганнары, дуслары бик яраталар. Җор сүзле, һәрвакыт кешеләргә рәхим-шәфкатьле намаз әбисе, мәҗлесләрдә Корьән укучы Акъәби булып яшәде ул. Моннан 7 ел элек, 92 яшенә җитеп, бакыйлыкка күчте. Нинди генә авырлыклар күрсә дә, кеше булып кала алган Асия апаны онытмыйбыз. Аны бүгенге яшьләргә үрнәк итеп куябыз. Урыны җәннәттә булсын!
Зиләрә Гыйрфанова, Казан
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез