Володин: Россиядә ана капиталын һәм башка социаль түләүләрне арттырачаклар

Россиядә ана капиталын һәм башка социаль түләүләрне индексациялиләр, тиешле закон 1 февральдән үз көченә керә, дип сөйләде Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин Дәүләт Думасының Telegram-каналында.

"Ана капиталы беренче балага 630,4 мең сум һәм икенчесенә 833 мең сум тәшкил итәчәк. Моннан тыш, 7,4%ка 40 тан артык төрле пособие һәм компенсация үсә. Дәүләтнең өстенлеге - барлык социаль йөкләмәләрне тулысынча тәэмин итү. Моның өчен кирәкле акча федераль бюджетта каралган", - дип хәбәр итте Володин.

Шулай ук микрофинанс оешмалары эшчәнлеген контрольдә тоту турындагы канун үз көченә керә. Володин сүзләренчә, бу карар бурычлыларның хокукларын комплекслы якларга мөмкинлек бирәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре