Газетага язылу

Хәния Фәрхинең әнисе вафат булган

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхинең әнисе вафат.

Хәния Фәрхинең әнисе вафат булган
Фирүзә Ибәтуллинаның ВКонтакте сәхифәсеннән

Бу хакта «Интертат»ка җырчының энесе Нурисламның кызы Миләүшә Гыйлемханова хәбәр итте. Фәния апага 96 яшь туласы булган. Ул соңгы елларда төпчек кызы Фирүзә гаиләсендә Тәтешледә яшәде.

«Әбиебез бик матур гомер һәм күркәм картлык кичерде. Әле менә җәен генә урын өстенә калды. Сөйләшә алса да, соңгы вакытта иң якын кешеләрен генә таныды, ялгышкалады. Фирүзә апабыз бик карады инде әбиебезне. Бик күп югалтулар кичерсә дә, әби озын гомерле булды. Аллаһы Тәгалә аңа гомерне мулдан бирде. Алты баласының дүртесен җирләгән ана бит ул...» – диде Миләүшә.

Әле былтыр гына Фәния апаның 94 нче Яңа елын каршылаган иде. Бәйрәмне ул балалары, оныклары һәм оныкчыклары әйләнәсендә уздырды, Кыш Бабайдан бүләк тә кабул итте. «Әнием минем. Һәрбер җыерчыкларың өчен һәйкәл куяр идем. Рәхмәт сиңа, мең рәхмәт, кадерлебез безнең. Әтием белән 55 ел гомер иттегез. Без 6 баланың иң яраткан, акыллы әти-әниләре булдыгыз. Әтиебез Фәрхлисламның рухы якты булсын. Әниебез белән бергәләп киләсе Яңа елларны да каршы алырга язсын иде», – дип язган иде Фирүзә ханым социаль челтәрләрдә.

Миләүшә сүзләренчә, Фәния апаны туган авылы Тәтешле районы Салаюа авылына җирләячәкләр.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре