Электрон документлар, кәгазьдәгесе кебек үк, үзләренә тиешле “вазыйфаны” үтәячәк: алардан QR-код ярдәмендә уку йортлары бинасына керү өчен, билгеләрне карау, шулай ук, мәсәлән, ташламалы “проездной” сатып алу өчен файдаланырга мөмкин.
Законда шулай ук бу документлардагы мәгълүматларны дәүләт йомгаклау аттестациясе федераль мәгълүмат системасына мәҗбүри кертү күздә тотылган. Әмма оборона һәм ил иминлегенә бәйле вузларда белем алучылар фәкать кәгазь документларга гына ия булачак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез