Газетага язылу

Хезмәт җимеше: бакчачы түтәлендә ниләр бар?

Җәйнең иң кызу һәм җаваплы мәле. Яздан бүгенгәчә тәрбияләгән яшелчә, җиләк-җимешләрне кышка хәстәрли авыл халкы. Кайнатма ясый, турый, киптерә. Ә бакча уңышына сөенерлекме соң? Уңыштан табыш алучылар бармы? Гомумән, бүген халык бакчасында ниләр бар? Әнә шул сорауларга җавап эзләдек.

Хезмәт җимеше: бакчачы түтәлендә ниләр бар?

«Һәрбер сортны сынап карыйм»

Җәйнең бер көне ел туйдыра. Кечкенәдән башка сеңдерелгән әйтем инде бу. Көн буе бакчада тирләп-пешеп чүп утыйсың, яшелчәләрнең төпләрен йомшартасың. Аннары уңышка сөенеп, кышка дип кайнатма, салатлар әзерлисең. Сер түгел, иртә язда «быел яшелчә елы булмаячак» дигән фаразлар авыл халкы күңеленә шом кертми калмады. Бәхеткә, дөреслеккә туры килмәде: кыяры да күп, помидоры да кызара, суган турында әйтәсе дә юк, кишерне дә инде кимерәбез, чөгендере дә начар булмас. Ә карлыган, кура җиләгеннән әзерләгән кайнатмалар идән астына төшеп утырды да инде. Зәйдә яшәүче тәҗрибәле бакчачы Мария Гарәпшина исә быел бакча җиләгеннән уңган. Аның белән элемтәгә кергәндә, җиләк үсентеләре күчерү белән мәшгуль иде ул.

– Бакча җиләгенең уңышы көзнең ничек килүенә бәйле. Узган ел көз яңгырлы булды һәм үсентеләр үзләренә кирәкле дымны туплап кала алды. Кура, ак карлыган кебек җиләк культуралараның уңышы әнә шулай көзгә бәйләнә, – ди Мария. – Шуңа күрә үсентеләрне көз һәм кышка яхшылап әзерләү мөһим. Ике ел рәттән кырау да төшмәде – бу да уңышка нык тәэсир итте.

Мария бакча җиләгеннән кайнатмалар да ясаган, бөтен килеш туңдырган да, шикәр комы белән төеп кенә дә куйган. Алай җиләкнең файдалы үзлекләре саклана, дигән фикердә ул.

– Йорт белән бергә 23 сутый җиребез бар. Бакчада чүп үләне үстереп булмый бит дип, йорт сатып алгач ук, бакча эшләренә чумдым. Декрет ялында бераз акча булыр дип, яшелчә үрентеләрен саттым. Хәзер инде зур питомнигым бар һәм тәҗрибәм зур дип әйтә алам, – дип уртаклашты Мария.

Һөнәре буенча җиләк-җимеш һәм яшелчә культуралары үстерү белән шөгыльләнүче белгеч ул. Үсемлекләр турында барын да белә: орлыкны ничек сайлау, яшелчәләрне нинди туфракка утырту, ашламалар кертү, яхшы уңышка ирешү серләре турында да. Шуңа күрә аның бакчасында кишер дә, суган да, кыяр, кабак һәм ташкабак та яхшы уңыш бирә.

– Һәр яшелчә һәм җиләк-җимешкә үсәр өчен уңайлы шартлар тудыру мөһим, – ди ул. – Һәрбер сортны сынап карыйм. Үз бакчамда, теплицада үстерәм. Безнең шартларда нәтиҗә бар икән, димәк, мин аны башкаларга да тәкъдим итә алам.

Марияның бакчасында гына түгел, теплицасында да ниләр генә юк. Төрле яшелчә рассадалары, чәчәкләр һәм «микрояшеллек» тә бар. Соңгысын аеруча үз итә бакчачы. Аны үстерергә дә кыен түгел, файдалы да.

– Бакча уңышыннан зарланырлык түгел. Суганнарны киптереп җыеп алдык инде. Бу эшне июль азагына тәмамларга кирәк, – дип киңәш итте Мария Гарәпшина. – Тик берничә ел помидордан уңыш ала алмыйбыз. Табигатьтә барган төрле шартлаулар, янгын нәтиҗәсе инде бу. Зарарлы матдәләрнең барысы да һавага күтәрелә һәм авыру буларак кире кайта. Ул кешегә генә түгел, үсемлекләргә дә йогынты ясый бит. Чаллы һәм Зәй якларында бәрәңге һәм помидор фитофтороздан зыян күрде. Ике ел инде уңыш ала алмыйбыз. Нәрсәләр генә сибеп, ниләр генә эшләп карамадык – уңышсыз.

Бер төп помидордан – 70 җимеш

Буада яшәүче агроном, һәвәскәр бакчачы Мөхәррәм Мөхәммәтҗановның бакчасы зур. Анда нәрсә генә юк: бәрәңгесе, суган, сарымсагы, помидоры, кишер, чөгендере... «Быел яңгыр яумады, кояш каты кыздырды, дип утыра торганнардан түгел мин. Агроном буларак, бакчада да программа буенча эш алып барам», – ди 80 гә җитеп баручы Мөхәррәм абый.

– Бакча җене сенгән кеше мин, дисәм дә ялгышмам. Бакчабыз бик зур. Алай да тормыш иптәшем белән икәү бергә җәй буе шушында кайнашабыз. Ел саен иң кирәкле яшелчә, җиләк-җимешләрне утыртабыз. Кыш буе ашарга дип, яшелчәләрне тозлыйбыз, эшкәртәбез. Көнозын аяк өстендә. Иртәнге дүрттә торабыз, – дип көлә ул. – Спортчы гомере буе спорт залында шөгыльләнгән күк, мин дә көн буе бакчада инде. Шуннан көч алам.

Карлыган, җиләкләрне җыеп, күптән кайнатмалар ясап куйганнар инде. Суган һәм сарымсакны да йолкып, киптереп алганнар. Бакчага утыртылган бәрәңгедән дә авыз иткәннәр.

– Яңа сорт бәрәңгеләр чыгарам. Бүген бакчабызда өч төрле сорт бәрәңге үсә. Кайбер бәрәңгеләрне фәкать орлыкка дип кенә үстерәм, – ди Мөхәррәм абый. – Кыярны төшереп, тозлап кына куйдык – карлыган, кура җиләге чоры килде. Аларын җыеп, 50 гә якын банкага ябып кына куйдык – крыжовник чиратка керде. Бакча эше шулай көйләнелгән инде: берсе артыннан икенчесен эшкәртәсе, тутырасы, кышка әзерлисе.

Быел Мөхәррәм абый бакчасыннан яңа уңыш – рокамболь алган. Суган белән сарымсак катнашмасы икән ул. Көздән утырткан культура буларак, июль уртасында бик яхшы уңыш биргән. Һәвәскәр бакчачы аны «модный культура» дип атап йөртә. Сарымсактан аермалы буларак, ашагач, авызда исе калмый икән аның. «Быел ашап һәм сынап карыйбыз, икенче елга Аллаһы насыйп итсә, күбрәк утыртып, күбрәк уңыш алырбыз», – ди ул.

– Җәйнең бер көне ел туйдыра, диләр бит. Җәй айларында җиң сызганып эшләсәң, кышын күкрәк киереп ашыйсың. Хәзер бакчада эшләүнең авырлыгы юк, дияр идем. Барысы да көйләнгән. Безнең бакча уртасында гына күл бар. Үзе сиптерә торган шланглар сузылган. Аларның озынлыгы гына да 1 чакрымга җитә, – ди Мөхәррәм абый. – Барысын да план белән эшлим. Мәсәлән, бер төп помидордан 60 ка кадәр помидор алу максатын куям. Максатны кайвакыт арттырып та үтим – 72 шәр помидор бирә кайбер сортлары.

Экзотик яшелчәләр дә үсә

Кишер һәм чөгендергә генә түгел, безнең як өчен ят булган культураларга да курыкмыйча алынучылар бар. Алабугада яшәүче Әлфия апа Газизова бакчасында нинди генә экзотик үсемлекләр үсмәгән! Исемлектә момордика, кивано, огурдыня да бар.

– Момордика дигәне бик кызыклы үсемлек булып чыкты. Кыяфәте белән кыярга да охшаган үзе, үрмәләп үсә. Ялгышмасам, рестораннарда «югары кухня»да кулланыла. Үстерүен үстердем, әмма практик яктан файдасын күрмәдем. Кивано дигәне дә – бик кызык әйбер. Зур энәле кыяр сыман. Әмма кыяр кебек итләч түгел, кабык та орлык кына. Огурдыня дигәне – кыяр һәм кавын кушылмасы. Тәме буенча балсыз кавынны хәтерләтә. Ашарга була, әмма аһ итәрлек түгел. Шулай да тавыклар бик яратты. Көзге ярминкәләрдә күрсәтергә дип, мәктәп балаларына да тараттым, – ди Әлфия ханым.

Баллы бәрәңгене хәтерләткән бататны да берничә ел үстергән хуҗабикә. Әмма быел, бер үк әйбер белән мәшәкатьләнмим әле, дип, бу шөгылен туктаткан. «Экзотик үсемлекләрне безнең якта да үстереп була икән – шуны аңладым. Кайберәүләр бездә бу үсми, теге үсми, диләр. Бар да үсә. Тиешле шартлар тудырырга, суын сибәргә, чүбен утарга гына кирәк. Химия кулланмыйм, зарарлы матдәләр белән агуламыйм – үсәләр. Тырышлык һәм сабырлык кирәк», – ди ул.

Быел бакчасында экзотика булмаса да, кабакның әллә ничә төрен утырткан Әлфия апа. Өстәвенә кишер, чөгендере дә, ташкабагы, кыяры, борычы, помидоры да бар. Уңышы да мулдан. «Сере нидә?» дигән сорауга да җавабы әзер: «Су сибеп, тәрбияләп үстерәм».

– Төрле агрофирмаларның орлыкларын сынап карыйм. Ел да шундый акция уздыралар: сайтларында заявка калдырган бакчачылар арасыннан сайлап, орлыкларны бушлай өләшәләр. «Семка» агрофирмасы белән эшләдек. Уңыш искитәрлек булды. Быел «Сибирский сад» орлыклары белән эшләү насыйп булды. 17 төрле помидор орлыгы, 5 төрле борыч җибәрделәр. Бер пакетта – 15 орлык. Һәркайсыннан бишәрне генә утыртып та, 80 гә якын төп помидор килеп чыкты. Бүген гөрләп помидор бирәләр, – дип сөйләде ул.

Бакча җиләге, каен җиләгенең бер төре, зелпе, күкҗиләк тә үсә Әлфия апа бакчасында. Апрельнең 22 сеннән дә калмый бер чиләк бәрәңге утырталар – июньдә ашый да башлыйлар.

– Бакчада алмагачларыбыз бик күп. Чиләк-чиләк күршеләргә, дус-туганнарга, балаларга таратабыз. Грушаларыбыз да бар. Аларны киптерәм дә, кайнатмалар да ясыйм. Аллаһы Тәгалә сәламәтлектән аермасын. Җәйне бакчага чыгар өчен көтеп торам, тик утыра белмим, – ди ул.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре