«Бүген бензин темасы «көн кадагы»нда тора. Интернет, төрле социаль челтәрләр аша ягулык-майлау материаллары сату турындагы игъланнар хакында хәбәрләр килә башлады инде. Мошенниклар: «Бензин сатабыз, акчасын гына алдан түләп куегыз, әле бүләккә канистра да бирәбез», – дип алдый. Ягулыкның бер литрын 100-150 сумга тәкъдим итәләр. Алдануларын аңлагач, халык безгә мөрәҗәгать итә», – диде Рәдис Йосыпов.
Аның сүзләренә караганда, интернет аша читтән машина кайтарып бирергә тәкъдим итеп төп башына утыртучылар да күбәйгән. «Мошенниклар ялган сайтлар, социаль челтәрләрдә ялган төркемнәр уйлап таба. Машинаны Кытай, Корея яки Белоруссиядән алып кайтып бирергә вәгъдә итәләр. Шул рәвешле, кырыкалдарлар Чаллыда яшәүче берәүнең 1,2 миллион сум акчасын урлаган», – диде Рәдис Йосыпов.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез