«ВТ» журналистлары, рамазан ае уңаеннан әзерләгән күчтәнәчләрне тапшыру нияте белән, Яшел Үзән районының Норлат авылындагы балалар йортында булып кайтты. «Җылы йорт»тагы сабыйларга наз өләшүче ханымнар җан җылысын кайдан ала?
Рәйсә әни
Норлат балалар йорты директоры Рәйсә Миңнуллина биредә озак еллар тәрбияче булып эшләгән. Ятим сабыйларның күңел яраларын беразга гына булса да төзәтим, җөй эзләрен шомартыйм дип, өенә бала ташыган да бала ташыган ул. Берзаман бер ояда 21 ятим бала җыела. Бүген Рәйсә әнинең өендә 18 е тулмаган 10 бала тәрбияләнә.

Ул үзенең язмышын сөйләп тора, ә без аның артыннан калмыйбыз. Директор кабинетына узабыз. Җылы йортның җылысы менә кайдан башлана икән ул. Җитәкче утырган өстәл каршындагы дивар балалар рәсеме белән тулган. Кыскасы, бу сабыйлар Рәйсә әнинең бер генә минутка да башыннан чыкмый, ул аларны һәрвакыт барлап тора.
– Бөтен балага да әни кочагы кирәк. Язмыш тарафыннан бик кыерсытылган сабыйларга бар назыбызны бирергә тырышабыз, – ди Рәйсә ханым. – Әллә ни батырлык эшләгән кешеләр түгел бит без. Йөрәк кушканны тыңлаучылар гына. «Гомер буе ятимнәр арасында эшләп, ничек ял итәсез, берәр минут булса да, үзегезне уйлыйсызмы?» – диючеләр бар. Без – яратуны биреп, рәхәтлек кичерә торган кешеләр. Бөтенебез дә шундый. Андый булмасаң, бер көн дә эшли алмыйсың. Шуның аркасында эштән китеп баручылар да бар.
Роза әни
Хезмәт буенча инструктор булып эшләүче Роза Кашапова ире Фирдүс белән 11 баланы оялы иткән. Сөйләгәндә, кайсын үзе тапкан, ә кайсын алып үстергән икәнен аңлап та бетерерлек түгел. Хәер, үзләре дә бутала.

– Ходайның хикмәте, алып үстергән сабыйлар төскә-биткә дә үзебезгә охшый башлый. Кунаклар килеп сораша башласа, «Мин – әни кызы, мин – әтинеке», – дип мактаналар. Шунысы рәхәт: ул балалар рәхмәтле була белә, – ди Роза ханым. – Бер улыбызның әтисе – Вьетнамнан, әнисе – рус. Шул малайны үзебезгә алып кайткан көн әле дә исемдә. Фирдүс белән эштән чыктык та, өйгә кайтып барабыз. Ә бу бала урамда иде. Безне озатып кала. Әйбәтләбрәк карасак, елый. Кире борылдык. Башта кунакка дип алдык, ә аннары кире китереп тормадык инде. Шулай итеп, уллы булып куйдык.
Ул малай егет булып үсеп җиткән, инде гаилә корырга да өлгергән. Роза һәм Фирдүс Кашаповлар Балтач районына барып, кыз сораган. Ә аннары никах, туй үткәргәннәр.
– Безнең тормыш – үзе бер тамаша инде. Кайберәүләр баланы тәрбиягә ала да, 18 е тулгач, алар хакында оныта. Ә без мәш килеп яшибез. Укытабыз, эшкә урнаштырабыз, өйләндерәбез, балаларын үстерешәбез. Үз гаиләләре булгач та, әти-әни дип безгә кайталар. Анысына сөенәбез генә. Әле дөньяга китергән әти-әниләрен, туганнарын эзләп табып, безгә кунакка алып кайталар. Күңелдә урын күп. Бөтенесен сыйдырабыз. Кайчандыр ятимлек ачысын кичергән баланы Аллаһы Тәгалә, еллар узгач, күп туган белән бүләкли ул. Бер катышы булмаган кешеләр дә газизенә әйләнә, – ди Роза ханым. – Беркайчан да, синең әти-әниең начар, дип үстермибез. Киресенчә, аларны гафу итүләрен сорыйбыз. Нарасыен ташлап киткәндә нинди хәлдә булганын берәү дә белми. Безнең йортта өч игезәк кыз яшәде. Алар гел әниләренә үпкәли иде. «Ник безне ташлаган?» – диделәр. Үсә төшкәч, әниләрен таптылар. Тик соң иде инде. Каберенә генә бардылар. Баксаң, ул 18 яшендә кияүгә чыккан. Өч бала туганны белеп, ире ташлап киткән. Авыр еллар, акча юк. Шуннан соң бу ана балаларын калдырып киткән. Әниләрен алыштыра алмасак та, җылыбызны бирергә тырышабыз.
Хәмдия әни
Җылы йортны карап йөргәндә, балаларның бүлмәләре гадәти фатирга охшаганга игътибар иттек. Алар анда гаилә булып яши. Бертуганнарны бергә урнаштыралар. Әнә бер бүлмәгә абыйлары белән ике кызчык сыенган. Әниләре бер, әтиләре төрле. Иң кечеләре Сабинаның туган көне икән: сигезне тутырган. Кызчыкның мәктәптән кайткан вакыты иде. Ишектән керүгә, иң элек Рәйсә апасын, аннары безне кочып алды. Балкып тора. Ничекләр итеп шушы баланы ташлап булгандыр? Әнисе пешерәсе тортларны пешекче апалары әзерләгән. Без ашханәгә үттек.

Хәмдия Зарипова биредә 39 ел эшли. Һәр иртәсе ятимнәргә җылы ризык пешерү белән башлана.
– Бер генә эш урыным булды. Ирем белән ике ул үстердек. Ә менә мондагы балаларны тәрбиягә алырга йөрәгем җитмәде. Бөтен кешенең дә кулыннан килә торган эш түгел ул. Алып үстергән, үзенеке иткән хезмәттәшләремә сокланам, рәхмәтемне әйтәм. Тик миннән булмады, – ди Хәмдия апа. – Без өчәү эшлибез. Зәмфирә, Рамилә белән бергә бар йөрәк җылыбызны ризыкка салабыз. Беребез килә, икенчебез кайтып китә. Балалар камыр ризыгы ярата. Шуңа күрә аларны коймак, өчпочмак, өй токмачыннан өзмибез. Бу балалар инде ризык кадерен яхшы белә. Араларында бер телем ипигә тилмергәннәре, ач торганнары да бар. Монда килгәч, алар ашап туя алмый. Кабат ризык сорый. Рәхмәтләрен дә әйтә беләләр.
Рәфилә әни
Мондагы тәрбиячеләрнең барысын да «әни» дип йөртәләр. Бу йорттан чыгып киткәннәргә дә назларын кызганмый алар.
– 38 яшьлек бер кызым бар. Кияүдә инде, ире белән өч бала үстерә. Тормышта нинди генә хәлләр булса да, миннән киңәш сорый, – дип сөйли биредә 42 ел тәрбияче булып эшләүче Рәфилә Сәмирханова. – Вакытлыча гына эшлим дип килгән идем. Баштарак җиңел булмады. Балаларны кызганып, өйгә кайтып елый идем. Бер ай шулай йөргәч, әни: «Йә тынычлан, йә эшеңне ташла», – диде. Ә мин үземне кулга алдым, тәрбиячегә укып кайттым һәм әле дә яратып эшлим. Монда эшләүнең бернинди авырлыгы юк, балаларны ишетергә, аңларга, алар белән бер телдә сөйләшергә һәм күп итеп ярата белергә генә кирәк.

Саубуллашканда җитәкчеләре: «Безне кызганып язма», – дип озатып калды. Балалар үзләре дә кызганганны яратмый икән. Араларында инде биредән чыгып киткәч тә, ятим икәннәрен сиздермичә, өйгә кайтабыз дип ялларда балалар йортына кайтып йөрүчеләре бар. Җылы йортның җылысы һәрвакыт кирәк шул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез