Җылысы барыбызга да җитә: хезмәттәшебез Фәнисә Хәйретдиновага – 60!

Бүлмәдә кинәт кенә чишмәдәй чылтыраган моңлы көй ишетелсә, белеп торыгыз: ул безнең оператор кызыбыз Фәнисә булыр. Бигрәк тә татар халык көйләре белән моңланырга ярата ул.

Канына сеңгән

Бу халәте аңа эшендә дә ярдәм итәдер кебек. Тек-тек, тек-тек... Зур тизлек белән клавишларга басып утырганда ишетелгән тавыш «җырчы чишмә»дән аерылып калган тамчыларны хәтерләтә. Әйтерсең лә зур агымга кушылырга теләмәүче су бөртекләре тып-тып тама. Сихри дөньяга кереп чумсак та, беркем дә эштән аерылмый, киресенчә, башыбызны да күтәрмибез. Фәнисә «тамчы»ларына безнекеләр дә кушыла. Әмма җырның тукталуы була, клавиатура төймәләре генә шакылдый башлый. Без чынбарлыкка әйләнеп кайтабыз.

Бер караганда, Фәнисә, үзе әйтмешли, бик гади эш – текстлар җыю белән генә шөгыльләнә кебек. Әмма бу алай ук түгел. 32 ел эшләү дәверендә ул күп нәрсәләрне үзләштергән, күп нәрсәләр канына сеңгән. Газетаның һәр номеры аның катнашы белән дөнья күрә. Беренчедән, ул укучыларыбыздан килгән хатларны бастыра. Ә анда ниләр генә юк. Берәүләрнең язуын танып булмаса, икенчеләр җөмлә төзүгә әллә ни игътибар бирмиләр. Фәнисә аларның җитешмәгән якларын булдыра алганча төзәтә, кыскарта, өсти. Шулай итеп, яхшы гына язылган хат килеп чыга. Кайбер журналистлар белән дә эшләргә туры килә аңа. Мондый очракларда Фәнисәнең хәле тагын да катлаулана. Чөнки аннан фикер сорыйлар. Яхшы язылганмы, хаталары юкмы, укучыларыбызга ошармы икән? Бу сорауларга да җавап бирергә туры килә. Ул ара булмый, тәрҗемәчебез Валентина да аның янына елыша. Газетаның һәр номерына, сайтка яңалыклар урнаштырасы бар. Кичкә таба бу эш шактый күләмле булып китә. Өлгерер, эшне тоткарламас өчен, тәрҗемәче операторга әйтеп торырга гына мәҗбүр. Ә төрле документлар тәрҗемә итәргә туры килсә, көннәр буе баш та күтәрелми. Аның янына  башка мәсьәләләр белән дә, йомыш белән дә, киңәш сорап керүчеләр дә өзелеп тормый.

Бу көннәрдә хезмәттәшебезгә 60 яшь тула. Димәк, гомеренең яртысыннан артыграгын «Ватаным Татарстан»га багышлаган, коллективка аерылмас булып береккән, хезмәттәшләре белән үзара мөнәсәбәтләр әйбәт дигән сүз.

Туганлык җепләре

Фәнисә тарихи Болгар җирендә, Спас районының Иске Рәҗәп авылында туган. Нәкъ әкияттәге кебек, өч кыз үскән алар. Фәнисә – Гөлия белән Әлфиягә апа кеше. Бу балачакта гына түгел, әле дә шулай. Берсе Казанда, икенчесе Чаллыда яшәгән сеңелләр әниләре урынына калган апа белән киңәшләшәләр, аның сүзенә һәрвакыт колак салалар.  Туган нигез – аларның барысы өчен дә изге җир. Бер караганда, башкаладан ераграк та кебек инде. Әмма кызлар аны ташламыйлар. Кайтып йөрергә бер дә авырсынмыйлар.  Әтиләре дә: «Шушы кул бармакларым белән төзегән йортны ташламагыз, нигезебез җимерелеп ятмасын», – дип әйтеп калдырган. Бу васыятьне җиренә җиткереп үтиләр кызлар. Кайтып йөрү белән генә эш бетми, әлбәттә. Йорт-җирне гел яңартып торырга кирәк. Әле мунчасын, әле капкасын дигәндәй... Сирәк кайтсалар да, бакчаны эшкәртеп, яшелчә, җиләк-җимешне дә утыртып киләләр. Фәнисә: «Кыярга су сипмәгәнгә фәлән көн булды инде. Корыгандыр, бу эсседә түзә алмагандыр», – дип сөйләнеп утыра утыруын. Һәм ни гаҗәп: әллә күпме кайтмый торсалар да, уңыш җыеп киләләр. Туган нигез булганга шулайдыр инде, дип фикер йөртә ул кайчагында.

Кем белә? Чыннан да, ялгыз башы калган нигезнең рәхмәт билгеседер, бәлки. Шаулап утырган чаклары әле генә иде бит. Башта кызлар үсте. Канат чыгарып, берәм-берәм очып киттеләр. Әтисе белән әнисе озак еллар аларны каршы алып, озатып калып яшәделәр. Башта әнисе Зәйтүнә бакыйлыкка күчте. Әтисе Исмәгыйль, ялгызы гына калгач, бигрәкләр дә кайгырды. Кайтуларны ешайткан иде кызлар ул вакытта. Әтисе дә китеп баргач, шактый вакыт эт белән мәче өчен борчылып йөрделәр әле. Казанда яшәсә дә, Фәнисә авылдан аерылмаган. Хәер, ул гына түгел, уллары Айрат белән Айнур да  авыл җанлы. Шуңа күрә нигез ташландыкка әйләнер дигән куркыныч юк. Казан егете булса да, Солтан да үз итә хәләл җефетенең туган авылын. Шул ук вакытта Казаннан ерак булмаган дачаларын да тәртиптә тотарга өлгерәләр.

Дәү әни

Кайчагында Фәнисә утырган яктан сабый бала сөйләшкәне ишетелеп китә. Көлешәләр дә, җырлап та алалар, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә сөйләшәләр. Бу – оныклар дәү әниләре белән «туры эфир»га чыккан дигән сүз. Алар барлыгы дүртәү: Нияз, Әмир, Камилә, Кәрим. Беррәттән киленнәре Айгөл, Гөлназ белән дә гәпләшеп алырга җай чыга. Кызларыдай якын күрә ул аларны. Шулай булмыйни! Үзләре дә «әни» дип кенә торалар бит. Фитнес-залга да баралар, ял итәргә дә ияртеп китәләр. Ә оныклар, берсен берсе бүлдерә-бүлдерә, яңалыкларын җиткерәләр. Берсе мәктәптә яхшы билге алган, икенчесе түгәрәктән кайткан, өченчесе шигырь өйрәнгән, дүртенчесе... Фәнисә барысының да сүзләрен күңеленә салып куя. Эштән кайткач, кереп чыгасы, ярдәм итәсе булыр, дип уйлый. Күчтәнәчләр ала. Әле ярый бер-берсеннән ерак тормыйлар. Аралар якын булсын дип, фатирларны да янәшәрәк алырга тырышты алар. Ял көннәрендә бергә җыелалар.  Концерт-театрларга да йөрергә онытмыйлар. Кода-кодагыйлар да, туганнар да эзләрен суытмый бу йортка. Фәнисәнең игътибары, күңел җылысы барысына да җитә. Шул исәптән безгә дә.

Хезмәттәшебезне чын күңелдән юбилее белән котлыйбыз. Исәнлектә, иминлектә, тигезлектә, балаларының, оныкларының игелеген күреп яшәргә язсын сиңа, Фәнисә!

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре