Суытты! Синоптиклар фаразына ышансаң, бу атнада республикада төнлә термометр баганасы +3 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Җылы кием-салым, юрганнарны чыгарырга вакыт. Җылылык бирү сезоны да тау артында түгел. Татарстанның кайбер районнарында торбалар бу атнада ук җылына башларга мөмкин. Бу кыштан нәрсә көтәргә?
Республиканың ТКХ объектларының 99 проценты җылылык сезонына әзер. Бу хакта Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин әйтте.
– Социаль-мәдәни өлкә объектлары тулысынча әзер. Торак фондында әзерлек паспортларының 99 проценты рәсмиләштерелгән. 15 муниципаль райондагы 114 объект буенча эш дәвам итә. Котельныйларның әзерлеге – 99 процент, – дип сөйләде министр Хөкүмәт йортында узган шимбә киңәшмәсендә.
Беренчеләрдән булып Чаллы җылыныр, ахры. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев балалар бакчалары, сырхауханә, шифаханә кебек объектларга бу атнада ук җылылык бирергә кушкан. «Балалар салкын бинага йөрергә тиеш түгел. Бу аларның сәламәтлегенә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Без алар турында уйламыйча булдыра алмыйбыз. Хастаханәдә ятучы авыруларга да тиешле шартлар тудырырга кирәк», – дигән ул.
Билгеле булганча, ягу сезоны урамдагы һава температурасы биш көн дәвамында тәүлегенә уртача 8 градус җылыдан түбән торса башланырга тиеш. Ә тәүлеклек уртача температураны билгеләү өчен, көндезге һәм төнге күрсәткечләрне кушып, шуларны икегә бүлергә кирәк. Дөрес, моңа кадәр көз безне кояшлы җылы һава торышы белән сөендерде. КФУ профессоры Юрий Переведенцев әйтүенчә, көз башындагы җәйге һава торышына илнең Европа өлешендә өстенлек иткән антициклон сәбәпче.
– Сентябрьдә нормадан күпкә югарырак температура сакланды. Бу атнада Татарстанда салкыннар башланды. Тик быелгы һава торышының кәефе үзгәрүчән. Алдагы көннәрдә республикада кабат җылытып, әбиләр чуагы башланырга да мөмкин, – ди метеоролог.
Синоптиклар әлегә кышка фараз ясарга ашыкмый. Тик Россия Гидрометеоүзәгенең лаборатория мөдире Людмила Паршина беренче карның 16 октябрьдән соң яварга мөмкин икәнен әйтте.
Татарстан Дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе Александр Тыгин сүзләренә караганда, мондый һава шартларында республикада җылылык бирү сезоны 5–10 октябрьдә башланачак.
Бер рәхәтнең бер михнәте була, дигәндәй, торбалар кайнарлану белән, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү дә кыйммәтләнәчәк.
– Җылылык бирелә башлаган көннән соң киләсе айда «счет-фактура» кәгазендә «җылылык өчен түләү» юлы барлыкка киләчәк. Узган айда тотылган энергия өчен исәп-хисап ясалачак. Гомуми йорт исәпләгечләре булмаган торакта яшәүчеләр, ягу сезоны дәвам иткән сигез айны исәпкә алып, алдан билгеләнгән нормативлар буенча түләячәкләр, – дип искәртте Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитетының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Дмитрий Романов.
Бу урында шуны да билгеләп үтик: быел коммуналь хезмәтләр өчен исәп-хисап яңа тарифлар буенча ясалачак, димәк, чыгымнар артачак. 2024 елның 1 июленнән республикада бәяләр уртача 10,8 процентка артты.
Ничек кенә булмасын, кыштан куркасы юк. Балык Бистәсе районының Балыклы Чүкәй авылы мәдәният йорты мөдире Минзәлия Галәветдинова әнә шулай ди.
– Авыл халкы кышка күптән әзер инде. Хәзер җәй көне дә кичләрен бераз суытып җибәрсә, газ кабызып алабыз бит. Газ мичләре катлаулы түгел. Бер төймәгә басасың да кабызып җибәрәсең. Суыкта утырмыйбыз, Аллага шөкер. Коммуналь түләүләр кыйммәт инде, сүз дә юк. Икенче яктан караганда, тормыш җиңеләйде. Хәзер элеккеге кебек урманда утын әзерлисе, аны көн саен өйгә ташыйсы юк. Шуңа күрә акчасын гына табарбыз, иң мөһиме: саулык булсын. Мәдәният йортында җылылык юк әле. Хәер, биналар кояшлы көннәрдән соң суынып та өлгермәде әле. Районда социаль-мәдәни өлкә объектларына җылылык бирә башлаганнар, дип ишеттек. Җылысыз калмабыз, – ди ул.
Сан
Республикада узган ягу сезоны 253 көн (12 сентябрь – 22 май) дәвам иткән.
Татарстанда коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар
Ут өчен бер ставкалы тариф – бер кВт/сәгате 5,09 сум.
Электр плитәләре белән җиһазландырылган шәһәр йортларында бер ставкалы тариф – бер кВт/сәгате 4,10 сум. Авылда яшәүчеләр өчен ул – бер кВт/сәгате 3,57 сум.
Табигый газның бер куб. метры бәясе – 7,47 сум.
Күпфатирлы йортларда яшәүчеләргә каты көнкүреш калдыкларын чыгарган өчен бер кешедән – 108,08 сум, авылда яшәүчеләргә – 117,24 сум.
Җылылык энергиясе тарифы – 2 388,45 сум/Гкал.
Юынтык суларны чыгарган өчен республика буенча уртача тариф – 33,81 сум/куб. м.
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез