«Зур алма»да социализм төзү, яки Мәмдәни триумфы

5 ноябьдә кешелек дөньясы үзенең карашын Нью-Йоркка төбәде.

«Зур алма»да социализм төзү,  яки Мәмдәни триумфы

«Зур алма» (The Big Apple) дигән рәсми булмаган исем йөрткән, 8 миллион ярымга якын кеше яшәгән, дөньяның мәшһүр финанс үзәкләренең берсе булган шәһәрдә – глобаль сәясәт кайный торган урында – ул көнне берничә айга сузылган идеяләр көрәшенә нокта куелды: этник мөселман, социаль тигезлек идеяләрен байрак итеп күтәргән Зәһрән Мәмдәни мэр итеп сайланды.Мәмдәнинең җиңүе – эпоханың яңа бизәкләр белән уйнавы ул. Нәселе белән Һиндстанга барып тоташкан, тумышы белән Угандадан булган яшь харизматик, максималист мөһаҗир бүген президентлыкка кандидат булса, ул тартышта да җиңәр иде, мөгаен. Ләкин егет президентлык постына дәгъва кыла алмый, чөнки туу турында таныклыкны Африкада алган. АКШ законнары Америкада туганнарны гына президентлыкка кандидат итеп теркәргә рөхсәт итә.

Мәмдәни мэр булу өчен көрәшнең стартында ук алга чыкты. Демократлар партиясе үткәргән праймеризларда һәрвакыт җиңүче булды, сайлау марафонында рейтингы һәрчак югары торды. Аның көндәшләре авыр үлчәүдәге сәясәтчеләр булуын искә алганда, 34 яшьлек егетнең өстен чыгуы – вакыйга ул, Горбачевча әйтсәк, нонсенс. Менә карагыз: әле генә сайлау эпопеясен җиңү белән төгәлләгән Трамп – ил Президенты этник мөселман кандидатурасына каршы чыга, аны «коммунист» дип атый, АКШта коммунизмның җиңүенә юл куймаячагын игълан итә. Мәмдәни җиңсә, Нью-Йоркка федераль казнадан бирелә торган акчаны кисү белән яный. Дөньяның иң бай кешесе булган Илон Маск аның кандидатурасын кискен тәнкыйтьли. Америка олигархлары дистәләгән һәм йөзләгән миллион доллар акчаны аның исемен пычрату өчен тота. Израиль мафиясе Мәмдәнине антисемит дип атый, аңа каршы кискен көрәшкә актив кушыла. Сиончыларның глобаль медиа кырны үз кулларында тотуын искә алганда, каршы пропаганданың ничек куәтле булуын күз алдына китерә аласыз. Бар телевидение, бар матбугат, интернет мәйданда йогынтылы булган инфлюенсерлар армиясе сөңгеләрен Мәмдәни фигурасына каршы очлый. Ә егет глобаль фикерләр басымы астыннан җиңүче булып калкып килеп чыга.

Игътибар итегез: тарихта беренче тапкыр зур пропаганда машинасы идән асты идеяләренә оттыра. Бу оттыруны без Газзә фаҗигасенә мөнәсәбәтле рәвештә бер күрдек. Израильдән гуманлылык һәм демократия битлеген соңгы ике елда шулай салдырдылар. Беренче тапкыр гыйбриләрнең пропаганда машинасы аңнар өчен барган көрәшне оттырды. Бүген Тель-Авив сиончыларның уңай имиджын торгызу өчен тиңсез көчәнү ясап карый, файдасы әлегә күренми. Сүз уңаеннан Мәмдәнинең Израильгә каршы чыгуын, Нетаньяху Нью-Йоркка килсә, аны кулга алачагын ачыктан-ачык әйтә. Бүгенге Америкада бу җиңел эш түгел, Израильгә каршы булдыңмы, рәсми рәвештә гаепләнәсең, төрмә ишеген ачып керүең дә озак түгел.

Шушы урында Мәмдәни феноменына текәлеп карар вакыт җиткәндер, мөгаен. Егетне системага каршы чыккан ялгызак дип күз алдына китерү урынсыз, әлбәттә. Яңа мэрның этник мөселман булуына игътибар итик. Мөселман сүзе алдыннан этник эпитеты килә икән, бу аның нәселендә мөселманнар булуын гына сөйли. Үзе ул, әйтик, бөтенләй мөселман булмаска мөмкин, чөнки иман генетик рәвештә тапшырылмый. Әйе, ул җиңгәннән соң Пуэрто-Рико башкаласы Сан-Хуанда мәчеткә килеп намаз укыды, фәкыйрьләргә азык өләште, әмма ул гамәлендә ихласмы, әллә пиар гына ясыймы икәнен без әйтә алмыйбыз. Сайлау алдыннан ул Нью-Йоркның ортодоксаль яһүдләр яши торган районында яһүд бәйрәмендә дә катнашты, ЛГБТ (Россиядә тыелган хәрәкәт) урнашкан үзәктә булып, аларның хокукларын яклаячагын да игълан итте. Шуңа күрә иман һәм йөрәк мәсьәләсе катлаулы монда. Аның сәяси карашлары исламнан ерак торуын билгеләп үтә алабыз.

Тагын бер нәрсәгә игътибар итәбез. CAIR – Америка-ислам мөнәсәбәтләре буенча совет 5 ноябрьдә ил буенча барган сайлауларда 76 этник мөселманның кандидат булып катнашуын, шуның 38 енең җиңеп чыгуын әйтә. Шуларның берсе Газала Фирдус Хашми – 61 яшьлек этник мөселман ханым, мәсәлән, Виргиния штатының вице-губернаторы вазыйфасына иреште. Ул бу вазыйфада беренче мөселман һәм беренче хатын-кыз булып санала. Саннарга һәм мисалларга карап без Америка сәяси сәхнәсе артында максаты ачык ук булмаган зур уен башлануын гына әйтә алабыз. Сәяси шахмат тактасында яңа гамбит уйнала.

Мәмдәни – барыннан да бигрәк Демократлар партиясе вәкиле, шулар сәясәтен гәүдәләндерә. Аны хәрәкәткә китерщ торган көчләр шулай ук акчалы һәм йогынтылы. Америка сәясәтенә ниндидер сай кесәле ялгызак кереп китә һәм җиңеп чыга ала дип уйламагыз. «Мин үземнең Нью-Йоркта яшәвем белән горурланам! Америка хыялы тормышка аша! Котлыйм, сине мэр Зәһрән Мәмдәни!» дигән сүзләрне мәшһүр финансчы Джордж Соросның улы Алекс Сорос язды. Соросның Иблис белән төзегән ничә килешүе барын без белмибез. Фетнә һәм болганчыклык идеологы булуы, спекуляцияләр ярдәмендә зур акчалар эшләве, хаос таратырга тырышуы гына мәгълүм.

Мәмдәни Америка яшьләре хыялларын гәүдәләндерүче фигура буларак мәйданга килде. Шуңа аның төп сайлаучылары да нигездә – яшьләр. АКШта социализм идеяләре үсә һәм ныгый. Яңа мэр шәһәрдә 20–30 процентка арзанрак азык-төлек сата торган кибетләр ачарга, бушлай яисә арзанлы фатирлар бирергә, мөһаҗирләргә (бигрәк тә гарәпләргә) бизнес ачу өчен уңай шартлар тудырырга һәм башка социаль өстенлекләр вәгъдә итә. Акчаны бай нью-йорклыларга зур салымнар салып табарга ниятли. Израильне финанслый торган бизнесның тамырын корытачагын дә яшерми. Бүгенге теләсә кайсы җәмгыятьтә зур яклау табачак идеяләр болар. Тормышка ашырырлыкмы, юкмы анысы бүтән мәсьлә.

Егет кемнәрнеңдер кулында инструментмы, мөстәкыйль сәяси фигурамы – анысын вакыт үткәч күрербез. Бу феномен янында Трамп фигурасы кызыклы. Трамп аның җиңүен АКШның өлешчә суверенитетны югалтуы дип бәяләде. Үзе бик зур тема бу. Моны ачарга безнең урын да юк, вакыты да әлегә җитмәде. Зур сәясәттә тектоник плитәләр бәрелешә, әлегә шуны әйтә алабыз.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре