Татарстан командасы чаңгы узышлары буенча Россия Кубогын яулады

Татарстан командасы чаңгы узышлары буенча Россия Кубогын яулады. Хәлиткеч ярышлар Архангельск өлкәсендә урнашкан Малиновка базасында 1 март көнне тәмамланды. Гаҗәп түгел, чаңгычылар бу җиңүне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның туган көненә бүләк дип игълан итте.

Якташларыбыз Россия Кубогының әле беренче этабында ук алга чыкты һәм ахырга кадәр бу өстенлекне кулдан ычкындырмады. Финал ярышлары тәмамланырга бер көн кала Татарстан спортчыларының беренче урынны кулдан ычкындырмаячагы билгеле иде. Безнекеләр барлыгы 3870 очко туплады. Икенче урындагы Коми чаңгычыларының, мәсәлән, 2156 очкосы бар иде.

Чаңгы сезоны акрынлап ахырына якынлаша. Гомуми нәтиҗәләргә килгәндә, Татарстан җыелма командасы, чаңгы ярышлары буенча Россия субъектлары арасындагы комплекслы зачетта 5348 очко җыеп, беренче урында бара. Икенче урында – Архангельск өлкәсе (4461), өченчедә – Төмән чаңгычылары (3726).

Бүген исә «Ялта-Зәй»дә Татарстан чемпионатының III туры башлана. Әлеге ярыш СССРның атказанган спорт остасы, узган гасырның 30 – 40 нчы елларында республикада физик культура һәм сәламәтлек хәрәкәтен оештыруга зур өлеш керткән Василий Бекасов истәлегенә багышланган.

Фото: ski-tatarstan.ru


Фикер өстәү