Эшләмәүче пенсионерларның акчалары артачак

Россия Президенты Владимир Путин эшләмәүче өлкәннәр өчен пенсияләрне 2022 елның июненнән 10 процентка арттырырга тәкъдим итте. Бу хакта RT телеканалы хәбәр итә.

«Агымдагы елның 1 июненнән, бездәге законнарны исәпкә алып, эшләмәүче пенсионерларның пенсияләрен 10 процентка арттырырга тәкъдим итәм», – диде илбашы  РоссияДәүләт Советы президиумы утырышында.

Россиянең Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Кобяков җавап итеп, Россия Пенсия фондының арттырылган пенсияләрне 3 июньнән үк бирә башлаячагын әйтте.

Быел 1 гыйнвардан иминият пенсияләренең 8,6 процентка артуын кертеп исәпләгәндә, пенсия түләүләренең гомуми үсеше 19,5 процент тәшкил итәчәк.

 


Фикер өстәү