Берләштерелгән кредит бюросы хәбәр иткәнчә, беренче кварталда бездә машиналар сатып алуга барлыгы 12,8 мең кредит рәсмиләштерелгән.
Мартта бирелгән автокредитлар саны буенча Татарстан төбәкләр арасында Мәскәү, Мәскәү өлкәсе һәм Санкт-Петербургтан соң дүртенче урында.
Республикада яшәүчеләр мартта 8,4 миллиард сумлык автокредит алган. Бер кредитның уртача күләме 1,45 миллион сумны тәшкил итә. Бурычны уртача 70 айга алалар.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез