Тиздән ВИЧ һәм С гепатиты белән авыручыларга асрамага бала алырга рөхсәт биреләчәк. Операция кичергән кешеләрнең алдагы язмышларын күзәтәчәкләр. Әлеге эшләр “Сәламәтлек” илкүләм проекты кысасында гамәлгә ашырыла. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында әйтелде.
– Бу закон проекты Татарстан Гаилә кодексына үзгәрешләр кертәчәк. Әлегә кадәр җитди авыруы булган кешеләргә бала алып үстерү рөхсәт ителми иде. Монда сүз авыру кешеләрнең якыннары хакында бара. Әйтик, әти-әнисе үлгән икән, С гепатиты белән авыручы ханым үзенең энесенә опекун булып торырга мөмкин, – ди Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты җитәкчесе Светлана Захарова.
Утырышта шулай ук югары технологик медицина ярдәме алган авырулар хакында да сөйләштеләр. Светлана Захарованы бигрәк тә район һәм авыл җирләрендә яшәүчеләрнең сәламәтлеге борчый.
– Казанда яшәүчеләр болай да тернәкләнү уза. Ә менә авылдагылар нишли икән? Сер түгел, реабилитологлар җитми. Күп очракта бу эш терапевтка йөкләнә. Күптән түгел Әстерханда булып кайттым. Анда операция кичергән авыруларны күзәтеп торалар. Безгә дә шушы юнәлеш буенча эшләргә кирәк, – диде ул. – Ниндидер авыру кичергән кеше актив тормыш рәвешен дәвам иттерергә тиеш. Элек эшләп йөргән икән, яңадан хезмәткә яраклы итеп дәваларга кирәк. Халык белән очрашуларда катлаулы авырулардан соң кешеләрнең беркемгә дә кирәксез булуы хакында еш әйтәләр. Кайчак алар үзләренә тиешле дәвалануны да ала алмыйча йөри. Ә бит дәүләт югары технологияле медицина ярдәме алган кешеләргә тернәкләнү өчен күп акча бүлеп бирә.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының профилактик ярдәм һәм дәвалау идарәсе җитәкчесе Елена Әхмәтҗанова бу өлкәдә күп эшләр башкарылуын әйтте.
– Республиканың 15 медицина учреждениесендә 27 юнәлеш буенча ярдәм күрсәтелә. Узган ел 23,8 мең кеше медицина ярдәме алса, 5,5 мең кеше, сәламәтлеген ныгытып, ял йортларында булып кайтты. Озакламый Республика клиник неврология үзәге дә төзеләчәк, – диде ул.
Әмма депутатлар бу өлкәдә эшнең тагын да яхшырак булуын тели. Төгәл саннар таләп итәләр. Шәхси клиникаларда дәваланучыларның исәбен беркем дә белми. Депутатлар киләчәктә әлеге мәсьәләгә ачыклык кертергә дә җыеналар. Депутатлар әйтүенчә, алар янына тиешле табибка, хастаханәгә эләгә алмыйча йөрүчеләр еш килә икән.
– Кеше соңгы өмет белән безгә килә. Бөтен кеше дә безгә мөрәҗәгать итә алмый бит. Моның тәртибен булдырыйк, – ди алар.
Тик, ни кызганыч, министрлык вәкиле күп кенә сорауларга ачыклык кертә алмады. Төгәл саннар да юк. Елена Әхмәтҗанова безнең белән сөйләшүдән дә баш тартты. Югыйсә сүз кеше сәламәтлеге хакында бара бит. Мөгаен, бу сорауга депутатлар әле тагын әйләнеп кайтыр.
Гөлгенә Шиһапова
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat