Республикада иң зур компанияләрнең берсе – “Таиф” группасының генераль директоры Альберт Шиһабетдиновның вазифасыннан китүе ничектер көтелмәгәндә булды. Моңа Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова Хөкүмәт йортындагы брифингта ачыклык кертте.
“Альберт Кашафовичның шәхси карары ул”, – диде рәсми вәкил. “Таиф”ның яңа җитәкче сайлау буенча үткәрелгән акционерлар җыелышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашкан. Билгеле булганча, Альберт Шиһабетдиновны улы Руслан алмаштырды. Лилия Галимова әйтүенчә, Рөстәм Миңнеханов, өлкән Шиһабетдиновның саллы тәҗрибәгә ия булуын ассызыклаганнан соң, яңа җитәкчене дә сынатмаска, эшенә җаваплы карарга чакырды. Элеккеге гендиректор да еракка китми, компаниядә киңәшче ролен башкарачак һәм яңа төзелгән идарәче компаниягә җитәкчелек итәчәк.
Эшмәкәрләр хокукын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов та атна башында гына Әлмәткә юл алды. Шулай булса да, киләсе атнада эшмәкәрлек буенча совет утырышын алып бару вазифасын аңа йөкләгәннәр. Ул җыелышта Татарстан Президенты да катнашачак. “Эшмәкәрлекне яклау буенча совет эшли, киләчәктә дә эшләячәк, яңа җитәкчелеккә кандидатлар бар, кем булачагы төгәл ачыклангач, ул хакта да хәбәр итәрбез”, – диде Кремль вәкиле. Т.Нагумановның хәзерге эшчәнлеге Әлмәт районы башкарма комитеты белән бәйле. Ул анда җитәкче вазифасын башкаручы итеп билгеләнде.
Алабуга махсус ачык икътисади зонасында үсемлекләрне саклау чаралары һәм аларны төрү өчен полимер савытлар җитештерү заводы ачылачак. Бүгенгә бу тармакта товар алмашы Россиядә 40 процент кына тәшкил итә, күбрәк чит илләрнеке кулланылышта. Яңа ачылачак Алабуга заводы елга 50 миллион литр продукция җитештереп чыгарырга җыена һәм 15 меңнән артык эш урыны булдыру күздә тотыла. Бу проектка 2016 елда ук нигез салынган. Ул чакта ук Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан яклау тапкан.
Киләсе дүшәмбедә Казан Кремленә Омск делегациясе килергә җыена. Аларны Яшел Үзәндәге Горький исемендәге завод, IT-парк эшчәнлеге белән таныштыралар һәм башка урыннарга экскурсияләр оештырылачак. Омск белән сәүдә-икътисади килешү турындагы документ 2000 елда имзаланган, төбәкара товар әйләнеше 4 миллиард сумга җиткән. Безнең яктан йөк машиналары, авыл хуҗалыгы техникасы, химик продукция, медицина җиһазлары, дарулар җибәрелә. Татарстанга синтетик каучук, бензин, азык-төлек алына. Түбән Кама “Нефтехим”, “Татнефть” берләшмәләре һәм башка оешмалар белән тыгыз хезмәттәшлек киләчәктә дә дәвам иттереләчәк. “Омск губернаторы белән очрашуда Татарстан Президенты милләттәшләребезгә иҗтимагый эшләрдә ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерәчәк, – ди Лилия Галимова. – Омск өлкәсендә 42 меңнән артык татар яши, иҗтимагый берләшмә эшли, татарча газета да чыгарыла”.
Ул күп балалы гаиләләргә бүленеп бирелүче җир кишәрлекләре җитмәү мәсьәләсенә дә тукталды. “Мондый кыенлык белән бер Татарстан гына очрашмый. Бу сорау Россиянең барлык җирлекләрендә актуаль, бигрәк тә зур шәһәрләргә кагыла. Алар кишәрлекне янәшә урнашкан районнардан бирергә тырыша. Федераль законда язылганча, төбәкләр күп балалы гаиләләрне җир кишәрлеге белән тәэмин итәргә тиеш, әмма анда инфраструктура турында берни дә бәян ителмәгән. Шуңа карамастан, республикада зур эш башкарыла, аны тормышка ашыру өчен, төрле инвестицион программалар кулланыла. Юллар салырга, газ кертергә, әйләнә-тирәне төзекләндерергә кирәк. Болар бер көн эчендә генә башкарып чыгарлык түгел, шактый вакыт сорала”.
Кремль вәкиле Идел елгасының кибүенә бәйле чыгымнар суммасын төгәл генә әйтеп бирә алмады. “Байтак кына экспертлар белән сөйләштем, аның суммасы көзгә таба билгеле булачак”, – дип әйтүдән узмады ул. “Алтын Урда”ның 750 еллыгы буенча Татарстанда форум узды. Ни өчен анда хөкүмәттән беркем катнашмады, ул тыйнак кына узып китте, дигән сорау да җавапсыз калды.
Фәния Арсланова