Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Корстон» компанияләр төркеме президенты Анатолий Кузнецов белән очрашты.
Очрашуда «Корстон» сәүдә-күңел ачу кунакханә комплексының Казанда эшчәнлеге турында сөйләшенде, «Корстон» компанияләр төркеменең Татарстан белән хезмәттәшлеге мөмкинлекләре турында сүз барды.
Очрашу Казан Кремлендә узды, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте.