Башкортстанда акча урлап качкан кассирны Казанда эзләп тапканнар

«Россельхозбанк»ның Башкортстандагы Салават шәһәрендә урнашкан бүлегеннән 23 миллион сумнан артык акча урлап качуда шикләнелгән Луиза Хәйруллинаны Казанда тоткарлаганнар. Бу турыда Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк сөйләгән.
Хокук саклау органнары хәбәр итүченә, Хәйруллина һәм аның гаиләсе Татарстан башкаласында кеше фатирында яшәгән. Аның кайдалыгын ике республиканың ФСБ һәм Эчке эшләр министрлыгы хезмәкәрләре ачыклаган. «Хәзер аның белән тиешле оператив-тикшерү гамәлләре башкарыла. Урланган акчаларның кайда булуы ачыклана», — дип сөйләгән Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле.
«Россельхозбанк»ның Башкортстандагы Салават шәһәрендә урнашкан бүлегеннән акча урлануы турында 27 май көнне билгеле булды.

Фикер өстәү