Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Зәй районына сәфәр кылачак. Ул биредә Агросәнәгать паркы, «Энергия» стадионы белән танышырга һәм район халкы белән очрашырга ниятли. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге мәгълүмат үзәгендә хәбәр иттеләр.
Районда парламент җитәкчесе «Зәй» Агросәнәгать паркында булачак һәм «Заинский» катнаш авыл хуҗалыгы куллану кооперативы эшчәнлеге белән танышачак – төрү, ит эшкәртү, ярымфабрикатлар әзерләү цехларын караячак.
«ТР Дәүләт Советы Рәисе «Зәй» Агросәнәгать паркы эшчәнлеге мисалында крестьян-фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар үсешенә ярдәм итү мәсьәләләре хакында фикер алышырга ниятли. Татарстан үзен азык-төлек товарларының төп төрләре белән тулысынча тәэмин итә. Биредә хуҗалык итүнең кече формалары — крестьян-фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларның өлеше зур. Республика аграр комплексының гомуми күләмендә аларның өлеше 50 проценттан артып китә», — дип искәрттеләр мәгълүмат үзәгендә.
Фәрит Мөхәммәтшин Зәй районында яшәүчеләр белән очрашу барышында шулай ук илкүләм проектларның үтәлешенә бәйле мәсьәләләрне карарга ниятли.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat