Әле күптән түгел генә “Миләшләрем” җырына клип төшереп, интернетны шаулаткан Лейна исемле җырчы – кабат игътибар үзәгендә. Узган атнада ул “Малай на белом барсе” дигән җырга яңа клип тәкъдим итте. Авторларына ышансаң, аны караучылар саны ике миллионга якынлаша.
Лейна турында беренче тапкыр Элвин Грей (Радик Юлъякшин) концертында ишеткән идек. 19 яшьлек Казан театр училищесы студенты кинәт ишелеп төшкән популярлыктан соң иҗатын туктатмаска ниятли.
Клипның кыскача эчтәлегенә килсәк, Лейна Татарстанның танылган урыннарында республикабыз турында җырлый. Җырны ватанпәрвәрлек белән сугарылган дип әйтергә дә була. Саба, Баулы, Мамадыш, Шәмәрдән, Чаллы искә алына. Республиканың йөзен күрсәткән “КамАЗ”, милли ризыклар, Кукмара итекләре дә клип каһарманына әйләнеп куйган. Кыскасы, өч минутта Татарстан буенча мини-экскурсия тәкъдим ителә. Җыр социаль челтәрләрдә, яшьләр арасында хит булып танылды инде. Лейна шушы арада “Малай на белом барсе” җырының тәрҗемәсен дә тәкъдим итте.
“Малай на белом барсе”ны татар блогерлары да күтәреп алды. Мәсәлән, Илназ Габидуллин (социаль челтәрләрдә тәхәллүсе – Кызык-мызык) җырны рэп итеп яздырды. Ул туган ягы Кукмараны мактый. Блогерның үзешчән иҗаты Лейнаның да күңеленә хуш килгән, бергә дуэт яздырырга тәкъдим иткән, ди.
Халык исә клипны төрлечә кабул итте. Берәүләр, бигрәк тә яшьләр, җырны отып алып, аңа быелгы җәйнең хиты дигән исем бирде инде. Хәтта күрше төбәкләрдән дә Лейнага мактау сүзләре килә. Кайберәүләр Татарстанны бу рәвешле күрсәтергә һәм ике телне бутап җырларга кирәкми дигән фикерләрен белдергән. Әле берәү җырчының Инстаграмдагы сәхифәсенә: “Хәзер мәзәк сатасың, мактый КамАЗ каласын, Яхшы кәеф өчен дисең, Моңлы җырлар кайда соң?” – дип шигырь язып калдырган.
“Татар радиосы” баш мөхәррире Айваз Садыров Лейна клибын яңалык дип санамый икән.– Татарстан, аның атрибутикасы турында җырланган җырлар яңалык түгел. “Заманча” алым белән Татарстанны данлау – иске әйбер, модадан чыккан күренеш, минемчә. Әллә нигә бер мондый җырлар чыгып тора, билгеле бер шаукым булып ала. Бу әле яңа төрле җыр сәнгатенең үсмәве белән дә бәйле. Урысча-татарча җырлауга килгәндә, әгәр бу җыр сәнгать әсәре булырга дәгъва кыла икән, бу очракта начар, бу – ниндидер дәрәҗәдә маңкортлык. Әгәр алдан ук шаянлык өчен генә эшләнсә, монда куркыныч нәрсә күрмим, шаяру буларак кына кабул итәргә була, – дигән фикерен әйтте Айваз Садыров.
Җырчы Лейна “Малай на белом барсе”ны язу тарихы белән таныштырды. Аны иҗади командасы белән аш-су бүлмәсендә утырганда кинәт кенә уйлап тапканнар икән. Җыр бер көндә уйлап табылган, ике сәгатьтә язылган, клипны төшерү өч тәүлеккә сузылган икән. “Төнлә мине бизәндерәләр дә, иртәнге өчтә клип төшерүне башлый идек. Эксперимент буларак кына уйлаган эшебез уңышлы килеп чыкты”, – ди Лейна.
Продюсеры Динар Нигъмәтҗанов клипны төшерү барышында булган кызык хәлләрне искә алды:
– Клипның бюджетын әйтмибез, анысы сер. Клип төшергәндә кыенлыклар булмады, ә менә өч көндә кызык хәлләр еш очрады. Мәсәлән, беренче көнне эссе иде. Лейна парик, итекләр, сарафан киеп биеп йөрде. Аны әледән-әле бизәндереп торырга туры килде. Аннан клип төшерү өчен, Лаештагы бер фермага бардык. Клипта Лейна сыер саварга тиеш иде. Әмма сыер көйсез булып чыкты. Әле зур да! Лейна сыер савып караган кыз түгел, шуңа да аның куркынычсызлыгын кайгыртып, клипка үзгәрешләр керттек. Иң кызыгы Лейнаның шәһәр үзәгендә “КамАЗ” машинасына менеп җырлавы булгандыр. Үтеп-сүтеп йөргән кешеләр, гомумән, моның нәрсә өчен икәнен аңламыйча, безнең янга килеп сораулар бирә башладылар. Ал төстәге париктан һәм сарафаннан йөк машинасына менеп баскан кыз сәеррәк тоелгандыр.
Кеше популярлыгында үзләрен дә популярлаштырырга теләүчеләр юк түгел. Социаль челтәрләрдә клипка пародия дә пәйда булды. Аны “Хитобои” төркеме төшергән. Ул 18 яшьтән өлкәнрәк тамашачы өчен тәкъдим ителә. Әйтергә кирәк, клип шактый оятсыз рәвештә төшерелгән. Күпләр аны татар кызларын хурлау буларак кабул итте.
Лейна үзе дә “Хитобои”га карата канәгатьсезлеген белдерде. “Гаҗәпкә калдым, – дип әйтү – берни әйтмәү дигән сүз. Пародияне күрдем, аны пародия дип әйтеп тә булмый. Бу – кабахәтлек! Минем Татарстаным искиткеч. Клипта да республикама карата мәхәббәтне шаян яктан күрсәтәбез. Бу оятсыз пародия исә Татарстанны да, мине дә кимсетә. Хурлык!” – ди ул. Җырчының продюсеры да шундый фикердә. “Алар Лейнаны да, Татарстан кызларын да мыскыл итте. Без әлегә канәгатьсезлегебезне белдердек, хәлләр ниндирәк юл алыр, әлегә күзәтәбез”, – диде Динар Нигъмәтҗанов.
Чулпан Гарифуллина
Фото: vk.com
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat
Ширпотреб!