Бүген әти-әниләр үз балаларын мәктәптән үк белгеч итәргә, аларны гади түгел, профильле сыйныфларда укытырга тели. Бу очракта вузга җиңел генә кереп була, дип уйлыйлар. Теләк – бер, чынбарлык – икенче нәрсә. Татарстанда профильле сыйныфларда белем алганнарның 69 проценты гына укуын үзе сайлаган юнәлеш буенча дәвам итә.
“Бөтенесен белеп булмый”
– Без профильле укытуны узган гасырның туксанынчы елларында кертеп җибәрдек. Башта чит телләрне тирәнтен өйрәнү сыйныфлары ачтык. Аннан физика-математика, химия-биология юнәлешләре булдырылды. Бөтен фәнне дә бер дәрәҗәдә үзләштерүчеләр сирәк, тик кайбер фәннәрне үз итүчеләр шактый. Бу төр укыту үзен аклый, ул бигрәк тә белгечләр, галимнәр әзерләүне күздә тота. Шәһәрнең зур мәктәпләрендә хәтта алтышар юнәлеш ачып була. Билгеле, кечкенә авылларда моны эшләп булмый, – ди элеккеге мәгариф һәм фән министры Васил Гайфуллин. – Моның өчен үз фәнен яхшы белгән укытучылар кирәк.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, бүген республикада барлык укучыларның 77 проценты профильле сыйныфларда белем ала. 1375 сыйныф һәм 25 мең укучы дигән сүз бу. Югары сыйныф укучылары арасында социаль-икътисади, физика-математика, химия-биология, технология, физика-химия юнәлешләренә өстенлек бирелә. Биология-география, табигый-фәнни, инглиз-математика, табигый-математика профильләрен тормышка ашыручы мәктәпләр дә бар. Инженерлык профиле, табигый-фәнни, математика юнәлешләре челтәре дә үсә.
Профильле укытуның файдасы имтихан нәтиҗәләреннән дә күренә. БДИны 100 баллга тапшыручылар арта. Физика, математикадан иң югары балл җыючылар, ил күрсәткечләре белән чагыштырганда, ике тапкыр күбрәк. Укучылар сайлаган фәннәреннән сынауларны да яхшырак тапшыра. Математикадан иң яхшы балларны математика, химия, информатика, биология сыйныфларында белем алучылар җыя икән.
“РАЭКС-Аналитика” агентлыгы төзегән “Россиянең иң яхшы 100 мәктәбе” исемлегенә Казандагы биш уку йорты кертелгән. Фәннәрне сайлап укыту әнә шундый баскычларга да күтәрә әле. Болар – башкаланың 131 нче лицее (41 нче урында), КФУның IT-лицее (66 нчы урында), КФУның Лобачевский исемендәге лицее (70 нче), инглиз телен тирәнтен өйрәнүче 18 нче мәктәбе (97 нче), 7 нче гимназиясе (99 нчы).
“Әти-әниләр күп уйлап тормый”
– Профильле укыту бик кирәк. Бүген җәмгыятьтә хезмәткә өйрәтү, һөнәри юнәлеш бирү эше бик түбән. 9 – 11 нче сыйныф укучылары күбрәк һөнәрне БДИ нәтиҗәләренә карап сайлый. Ә профильле сыйныфта укыганнар үз язмышын алдан ук хәл итә. Күп профильле лицейлардан тыш, гади мәктәпләрдә дә андый сыйныфлар бар бүген. Яңалары ачыла тора. Әйтик, гадәттән тыш хәлләргә каршы көрәш юнәлеше буенча профильле сыйныф ачалар икән, әти-әни баласын тизрәк шунда бирергә тырыша. Баланың физиологиясе, психологиясенә карап тору дигән нәрсә юк. Менә монысына да игътибар итәргә кирәк, – ди педагогика фәннәре докторы, Россиянең атказанган укытучысы Әнвәр Хуҗиәхмәтов.
Укырсың,тик барырсыңмы?
Быел Казан мәктәбен тәмамлаган Рената Корниенко биология-химия сыйныфында укыган, әмма ул табиб та, химик та булырга җыенмый.
– Безнең сайланып тору мөмкинлеге булмады. Минем гади сыйныфка барасы килмәде. Билгеле, әгәр социаль-гуманитар төркем ачсалар, шунда укыган булыр идем. Югары сыйныфларда химияне без атнага алтышар сәгать укыдык. БДИга кирәкле берничә фәнне генә өйрәнүне дөрес дип санамыйм. Икътисадчы яки тел белгече булырга хыялланам. Бер дә үкенмим. Мәктәптән төпле белем алдым дип сөенеп чыгам, – ди ул.
Гади сыйныфта укыган Чулпан Хаҗиева да башкалардан калышмаган. Имтиханнардан югары баллар җыйган. Профильле сыйныфта уку авыррак икән. “Тарихчы булыр өчен бюджет бүлегенә эләгермен дип уйлыйм. Биология-химия сыйныфында укыган яшьтәшләрем имтиханнарны зур балларга тапшырды. Профильле укыту кирәк”, – ди ул.
Арча районының Түбән Мәтәскә авылы мәктәбе директоры Зөлфәт Дәүләтбаев әйтүенчә, авылда бөтен балага да ярап булмый.
– Быел мәктәпне 11 укучы тәмамлады. Аларның күбесе биология-химия юнәлешен сайларга теләк белдергәч, шуңа өстенлек бирдек. Икенче елны ул социаль-гуманитар юнәлеш булырга мөмкин. Бер һөнәр белән генә чикләнеп булмый, тормышта югалып калмас өчен, 3-4 төрле һөнәр кирәк, дип өйрәтәм укучыларны. Замана бит үзгәреп тора, – ди ул.
Балтач районының күп профильле Салавыч лицеенда 9 нчы сыйныфка кадәр балаларның кызыксынуларын яхшылап өйрәнәләр икән.
– Соңгы елларда химия-биология буенча сыйныф оештырдык. Бу отышлы да. Математика да атнасына алты сәгать керә. Анда алган белем белән, медицина, авыл хуҗалыгы, ветеринария буенча да укуны дәвам итеп була. Җәмгыять белемен күбрәк өстәмә курсларда укытабыз. Укучылар үзләре теләгән уку йортларына керә, – ди директор Люция Закирова. – Мин дә айга менәр идем, арттан этүче булса, хәзер андый заман түгел. Университетка керү өчен яхшы белем кирәк. Безнең укучылар белем ташын ныграк кимереп калырга тырыша.
Сәрия Мифтахова
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat