Казан икенче тапкыр Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатын кабул итәчәк. Халыкара йөзү федерациясе утырышында әнә шундый карар кабул иттеләр. Казанда ярышлар 2025нче елда узачак. Татарстан башкаласы бу чемпионатны 2015нче елда да уздырган иде. Анысы тарихтагы иң яхшы ярышлар буларак бәяләнде.
«ФИНА ышанычлы партнерларны сайлады, гариза компаниясе этабында җиде кандидат иде», – диде Татарстанның спорт министры Владимир Леонов. Аның сүзләренә караганда, хәзерәлеге чемпионатның төп корылмасын сайлау мәсьәләсе калкып чыккан. Берничә вариант бар, якын арада кайсысы булачагы ачыкланачак.
Татарстан башкаласы шулай ук 2022 елда кыска суда йөзү буенча дөнья чемпионатын кабул итәчәк, 2021 елда шул ук төр буенча Европа чемпионатын, 2022 елда исә Европа комплекслы чемпионаты кысаларында йөзү һәм ишү буенча ярышлар уздырырга дәгъва итә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat