Татарстанда яңа проект эшли башлады. Шул уңайдан, тау Мөхәммәт янына бармаса, Мөхәммәт үзе килә, дигән гыйбарә искә төште. Хәзер республика халкы өчен дә шулайрак булыр кебек. Аларга депутатларны эзләп йөрисе дә юк, үзләре киләчәк.
Бер матбугат очрашуында “Бердәм Россия”нең сайлау штабы җитәкчесе Юрий Камалтынов: “Партиянең максаты – һәр сайлаучыга барып җитеп, аның гозерен тыңлау, проблемасын ишетү”, – дип әйткән иде. Әлбәттә инде, моның өчен халык белән аралашырга кирәк. Шул нияттән депутатлыкка кандидатлар юлга кузгала.
– Безнең бу рәвешле эшләгән бар иде. 2016 елда Дәүләт Думасына сайлаулар вакытында без халыктан 3 меңнән артык мөрәҗәгать-тәкъдимнәр җыйдык. Бүгеннән 6 автобус республика буйлап сәфәргә чыга. Һәр районда “Бердәм Россия” партиясенең күчмә кабул итү бүлекләре эшли, – диде Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты җитәкчесе Светлана Захарова. – 2014 елда Дәүләт Советы депутатлары, халык җыеннарында катнашып, 2500дән артык наказ җыйды. Шул чакта мөрәҗәгатьләрнең 83 проценты үтәлде. Араларында газ кертү, юллар төзекләндерү, ишегалларын тәртипкә китерү, ФАП, мәктәп, балалар бакчалары төзү кебек үтенечләр бар иде. Быел да халык үз фикерен җиткерә ала. Күчмә кабул итү бүлмәләренә һәркемгә юл ачык. Алдан язылырга да кирәкми. Наказлар “Минем депутатым” проекты аша тормышка ашырылачак.
Күчмә кабул итү бүлмәләре махсус автобуста булачак. Анда депутатлыкка кандидатлар эшләячәк.
– Мөрәҗәгатьләрне ике телдә кабул итәбез. Барлык наказлар да интернет аша “Минем депутатым” дигән системага җибәреләчәк. Күчмә кабул итү бүлмәләре бүгеннән башлап, 6 сентябрьгә кадәр эшләячәк. Ике машина – Казанда, калган дүртесе исә республика шәһәр-районнарына, авылларга юл тота. Шушы вакыт эчендә автобуслар 650 торак пунктына киләчәк, – ди “Бердәм Россия” төбәк партиясенең халык мөрәҗәгатьләре буенча координаторы Нина Котенева.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat