Кәнфит түгел, букча өләшәләр. Татарстанда “Мәктәпкә җые­нырга булыш!” хәйрия акциясе дәвам итә

Быел “Мәктәпкә җые­нырга булыш!” хәйрия акциясе ярдәме 28 меңләп укучыга барып ирешәчәк. Шулар арасында 1 нче сыйныфка баручы 7 меңнән артык укучы бар. Июнь башында 2 меңләп сабыйны сөендергәннәр инде. Башкалар да читтә калмаячак.

Бүләк өләшүне Балаларны яклау көнендә үк башлаганнар иде. Татарстан Мә­гариф һәм фән министр­лыгыннан алынган мәгълү­матларга караганда, бигрәк тә Әгерҗе, Әлки, Бөгелмә, Кайбыч, Түбән Кама, Тукай районнарында балаларны мәктәпкә әзерләү эше актив бара. 1 августта исә чара­ның икенче өлеше старт алачак. Берәүләр бер көн­лек хезмәт хакын күчерсә, икенчеләр хәйрия аукционнары, изге эшләр марафоннары үткәрә. Кибетләрдә махсус әрҗәләр дә куела. Иганәчеләр генә түгел, теләгән һәркем үз өлешен кертә ала. 2007 елдан Татарстан Президенты тәкъ­диме белән уздырылучы чарада барлыгы 194 мең укучыга 249 миллион сумлык ярдәм күрсәтелгән.

Дәфтәр, карандаш, ка­ләм кебек уку кирәк-ярак­лары тутырылган букчаларны кечесе-олысына карамыйча өләшәләр. Юмартрак хәй­рия­челәрдән мәк­тәп формасы, спорт һәм аяк киемнәре, уку товарлары алырга сертификатлар элә­гергә мөмкин. Велосипедлар белән сөен­дерүчеләр дә очрый. Аз керемле, күп балалы, балаларны тәр­бия­гә алган, әти-әни­ләре авыру булган гаилә­ләргә, авыру балаларга би­релә бу ярдәм. Тик шулай да мохтаҗлык­ның чиген ничек билге­лиләр?

– Төпчек улым Әмир быел 1 нче сыйныфка укырга бара. Олысы техникумда укый. Ике баламны да ялгыз үстерәм. Ирем булышмый, алимент та түләми. Социаль яклау бүлегеннән бернинди пособиеләр дә алмыйм. 23 мең сум хезмәт хакын өч кешегә бүләләр дә, безнең хәлебез әйбәт булып санала. Шуңа күрә соранып йөрисе килми, – ди Казанда яшәүче Альбина Әх­мә­дие­ва. – Әгәр улыма букча бү­ләк итсәләр, каршы килмәс идем. Баланы мәк­тәпкә әзерләргә дип җый­ган 15 мең сум акчам бар. Иң кирәкле әйберләрне алырга җитәр дип уйлыйм. Абыйсыннан калган кием­нәрнең дә кирәге чыгар.

Мондый букчалар башкалабызда яшәүче 7 бала анасы Әнисәнең өч баласына эләккән.
– Безгә аны августның 25еннән соң бирәләр. Бу вакытта инде мәктәпкә җые­нып беткән буласың. Соң­ламасыннар иде. Әйберләр дә сыйфатлырак булсын иде. Әлбәттә, балалар сөенә инде. Укый башлаганчы ук пластилинны әвәли башлыйлар. Биргәч, рәхмәт инде, – ди Әнисә.

Хәле авыр булган һәр гаилә дә мондый ярдәмне сорый аламы? Балтач социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиатуллина белдер­гәнчә, башта мәгариф бү­лек­ләре мәктәпләрдән мох­таҗ гаиләләрнең исемлеген җыя. Аны социаль яклау бүлекләренә тапшыралар.

– Бу – хәйрия акциясе. Авыл җирендә иганәчеләр алай күп түгел, алар болай да барлык бәйрәмнәрдә дә булыша. Авылда кемнең мохтаҗ булуы уч төбендәге кебек күренә. Бер мәртәбә ярдәм алмаган гаиләләрне дә читтә калдырмаска тырышабыз. Һәр сораган кешегә дә ярдәм тимәскә мөмкин. Күп балалы гаиләләр арасында тормыш шартлары яхшы булучылар да бар, – ди белгеч.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү