Юл гына төзисе калды. Юл тикшерергә чыккан министр Татарстанда балык тотты

Россиядә юллар начар, дисәләр дә, илнең зур шәһәрләренә автойөреш оештырган Россия икътисади үсеш министры Максим Орешкин алай уйламый икән. Канәгатьләндермәгән урын­нар бар, билгеле, әмма юлларның күп өлеше – яхшы хәлдә, ди министр. 12 июльдә Мәскәү – Владимир – Түбән Новгород – Чабаксар – Казан – Самара – Тольятти маршруты буенча авто­йөреш оештырган Орешкин сәфәрен төгәлләде.

Lada X-ray автомобилендә хәрәкәт иткән Максим Орешкин федераль юллар начар хәлдә түгел, әмма күбесендә төзекләндерү эшләре башкару зыян итмәс дигән фикергә килгән.

– Сәфәр миңа ошады. Машина да үзен яхшы яктан күрсәтте. Машиналар ясарга өйрәндек, инде юл гына төзисе калды. Ә алар, дөресен әйтим, бик үк яхшы хәлдә түгел. Бер урында машина көпчәге чак кына тишелмәде, – дип уртаклашты министр. – Икенче яктан карасаң, федераль трассаларда төзек­ләндерү эшләре алып барыла. Төбәк юллары да яхшы хәлдә.

Максим Орешкин “Инстаграм” социаль челтәрендәге шәхси сәхифәсен­дә сәфәргә кагылышлы фикерләрен һәрдаим җиткереп, язылучылар белән аралашып барды. Шулай итеп, халык министрның Чабаксарда төшке ашка тукталуын, Lada машинасыннан канә­гать калуын белде. Язылучыларның берсе, министрның Россиядә эшлән­гән машинага утыруын күргәч, “Бу җәза сезгә ни өчен бирелде икән?” дип фикерен калдырган иде. Орешкин исә аңа: “Бу – җәза түгел, бу – искиткеч үткән ял көннәре!” – дигән җавап кайтарды.

Казан яр буена киләм, дип вәгъдә иткән Максим Орешкин Татарстан баш­каласында озакка тукталмады. Аның каравы ул республика Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Лаеш районында “Биосфера-Фиш“ балык үрчетү комплексында булды. Министр яңа комплексны карады, маймычларны үстерү шартлары белән танышып кына калмыйча, балык та тотты.

Сәфәр тәмам, хәзер министрлык Дмитрий Медведев белән киңәшмәгә әзерләнә. Орешкин сүзләренчә, булган автотрасса белән дә шөгыль­лә­нергә, шул исәптән яңа инфраструктура турында да уйланырга кирәк. Ки­ңәшмәдә шулар хакында сөйлә­шә­чәкләр.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү