Бер авыл мәктәбе укытучысы сөйли: ”Мәктәп бакчасына утыртылган яшелчә урлана башлагач, видеокүзәтү җайланмасы куярга туры килде. ”Төнлә нинди ут яна анда?” – дип, бер-ике генә кеше килеп сорады да, бакчага керүдән туктадылар”, – ди. Сүз кыяр урлаучы шук малайлар хакында бармый, авыл кешеләре – кайчандыр шушы мәктәпне тәмамлаган, инде үзләре бала үстерүче олылар, яшелчә өлгерүгә, төнлә килеп җыялар да алалар.
Мәктәп бакчасында үстерелгән яшелчә исә нигездә кышын ашханәдә балаларга ашату өчен тотыла. Моннан ун еллар элек, мин мәктәптә эшләгәндә, бакча җимешен (сатылганы да, саклауга куелганы да) балаларны бушка ашату өчен файдалана идек, әти-әнисе кем генә булмасын, без балалардан ашау өчен акча җыймадык. Кайбер авылларда караклык шул дәрәҗәдә үскән: халык балалар авызындагы ризыкны тартып-өзеп алудан да тайчанмый башлаган, димәк.
Хәзер авылда печән өсте. Хуҗалыклар басудагы печәнне чабалар, киптерәләр һәм төргәклиләр. Әмма эшне шундый итеп оештырырга туры килә: төргәкләнгән печәнне төнгә басуда калдырырга ярамый… Урлыйлар. Аңлашыла инде: печән төргәген җилкәгә салып алып китеп булмый: төяргә дә, алып кайтырга да техника кирәк. Хәер, төргәкне трактор арбасына такталардан тәгәрәтеп менгереп тә була булуын, тик бу очракта кимендә таза өч ир кеше таләп ителә. Шәхси йорт бакчасындагы печән покосы урлану фактларына кадәр билгеле бу юллар авторына.
Тормышның кайсы гына өлкәсенә борылып карама: урлашу геометрик прогрессия тәртибендә үсә. Иң аянычы һәм гайрәтне чигергәне шунда: кешеләр, урлашканда, үзләре утырган ботакны үзләре кисә һәм шуны абайламыйлар. Моннан ике-өч ел элек райондагы уңышлы гына эшләүче кондитер цехы банкротлыкка чыга язды. Цехта эшләүчеләр үзләренә хезмәт хакы түләүче, Пенсия фондына взнослар кертеп, стаж булдыручы эшмәкәрне төп башына утырту белән шөгыльләнде: башта пешкән ризык юкка чыга башлады, аннан соң караклык масштабы капчыклап югары сортлы онны урлау дәрәҗәсенә кадәр үсте.
Урлашуның мондый масштабын коллективта бер-береңнән яшереп булмый, билгеле. Шуңа күрә бар кешегә дә бердәм урлашырга туры килә. Кыек ятканны кесәсенә алып салмаучыны мондый коллективта дошман күрәләр, ул эзәрлекләнә, яшәрлеген калдырмыйлар, кыскасы. Вәзгыять кискенләшеп, инде бизнесны ябарга чират җиткәч, хуҗа цехка яңа директор билгеләде. Ул исә видеокамералар эләргә дигән нәтиҗәгә килде. Коллективны куып таратып, яңасын тупларга да булыр иде булуын. Тик шик юк: яңа коллектив та иске эздән атлаячак. Видеокүзәтү җайга салынуга, цех табигый эш режимына кайтты. Караклар цехны эшләтеп, үзләренә эш урынын саклап калган директорны күралмау дәрәҗәсендә дошман санадылар, әмма урлашмыйча эшне дәвам иттерергә туры килде. Шулай итеп видеокамера ярдәмендә эш урыннары сакланып калды. Цех ябылса, яңа эш урынын тагын кайдан табасың?
Караклык һәм мошенниклыкның иң югары дәрәҗәсе һәм аның яңа технологияле һәм креатив ысуллары интернетта, әлбәттә. Монда аз гына авызыңны ачып торсаң да, картаңдагы бөтен акчаңнан колак кагасың. Соңгы вакытларда цифрлы технологияләрне файдаланып урлашу шул дәрәҗәгә җитте: электрон имза ярдәмендә кешеләрнең бердәнбер фатирларын урлап сата башладылар. Шул сәбәпле коммуналь түләүләр өчен квитанцияләр килгәндә, аларны җентекләп укырга туры килә. Синең фамилияң язылган булса, йортың-фатирың – әлегә үзеңнеке, түләү кәгазендә башка фамилиягә юлыксаң, бел: син йоклап ятканда күчемсез милкеңне үзеңнән башка гына сатканнар.
Урлашуның интернет технологияләре көн саен үзгәреп-алышынып тора. Сине үзең катнашмаган караклыкта гаепләп, утыртып ук куярга мөмкиннәр хәтта. Әле менә соңгы көннәрдә генә мошенниклыкның шундый схемасы мәгълүм булды. Синең картаңа шактый гына зур суммада акча килеп төшә. Бераздан шалтыраталар да, карта номерын ялгыш язып, акчаны сиңа абайламыйча күчерүләрен әйтәләр, кире кайтаруны таләп итәләр. Бүләк йөзеннән берникадәр сумманы үзеңә калдырырга да рөхсәт итәләр хәтта. Менә монда мошенниклар кармагына кабарга, алар күрсәткән картага акча күчерергә ярамый инде һич тә. Болар интернет аша ялган белдерү биреп, булмаган товарны кемгәдер сатканнар, акчасын алдан түләүне таләп иткәннәр. Эз яшерү өчен, синең картаның номеры күрсәтелгән. Урланган акчаны синнән үз карталарына күчертеп, юкка чыгу исәпләре. Аларның кубызына биесәң, судта син мошенникларның берсе булып басып торачаксың. Караклар синең картаңның номерын һәм телефонны банк хезмәткәрләреннән алалар гадәттә. Синең турындагы мәгълүматны рөхсәтсез сатып, кемнәрдер шулай акча эшлиләр. Мондый хәлгә очрасаң, караклык схемасыннан куркынычсыз чыгу юлы бер генә: банкка шалтыратып, акчаны синең картага салучыга кире күчерүләрен таләп итү. Бары тик шул очракта гына караклар авызын ачып калачак, алданган сатып алучы синең исемеңә полициягә гариза язып мәшәкатьләнүдән котылачак.
Без барыбыз да чиновниклар һәм олигархлар караклыгыннан зарланабыз һәм нәфрәтләнәбез гадәттә. Тик онытабыз: караклыкның гигант масштаблары мәктәп бакчасындагы кыярны урлаудан башлана. ”Несун”нар иле белән беркайчан да гадел җитәкчелек идарә итмәячәк. Чиләгенә күрә капкачы булачак.
Рәшит Фәтхрахманов
Фото: pixabay.com