Әлмәтле 143 мең сум акчасыннан колак каккан

Полиция бүлегенә мошенниклар корбаны булган 55 яшьлек Әлмәт районы кешесе мөрәҗәгать итә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Зыян күрүче хәбәр иткәнчә,1 августта аңа бер хатын-кыз шалтыратып үзен банк хезмәткәре итеп таныштыра. Ул әлмәтлегә билгесез затлар аның банк хисабындагы акчаның бер өлешен алганын әйтә һәм мондый хәл башка кабатланмасын өчен барлык акчаларын да резерв хисабына күчерергә тәкъдим итә. Беркатлы ир-ат аның барлык таләпләрен дә үтәгән. Нәтиҗәдә әлмәтле 143 мең сум акчасыннан колак каккан.

Әлеге факт нигезендә «Караклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла. Ә аферист ханым шалтыраткан номерның Мәскәүдә теркәлүе ачыклана.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/06/191035/


Фикер өстәү