Татарстанда юлдагы инспекторларга һөҗүм итү һәм камераларга зыян салу очраклары ешайган

Татарстанда дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренә һөҗүм итү һәм юллардагы камераларга зыян салу очраклары ешайган.

ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе урынбасары Алексей Пономарев сүзләренә караганда, алты айда республикада, полиция хезмәткәрләренең законлы таләбен үтәмәгән өчен, 82 кеше җаваплылыкка тартылган. Узган ел 71 мондый очрак булган. Моның өчен штраф салалар яки 15 тәүлеккә иректән мәхрүм итәләр. Хокук сакчыларын кимсеткән һәм аларга кул күтәргән өчен 13 җинаять эше кузгатылган.

Быел юлдагы күзәтү камераларына зыян салуның 9 очрагы теркәлгән. Сүз уңаеннан, хәзер ЮХИДИ сайтына кереп, камераларның кайда урнашканын белергә мөмкин.


Фикер өстәү