Татарстанның кайсы районында 1,2 миллиард сумга мәктәп төзиләр?

Алабугада күптелле белем бирү мәктәбен сафка бастыру 1,2 миллиард сумга төшәчәк. 1224 урынлы яңа мәктәп төзүгә әзерлек эшләре башланган инде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Алабуга муниципаль районы хакимиятеннән хәбәр иттеләр.

«Алабугада дөрестән дә яңа мәктәп төзүгә әзерлек эшләре башланды. Бу – шәһәр өчен күптән көтелгән вакыйга. Шәһәрдә соңгы тапкыр яңа мәктәп 1996 елда ук ачылды. Яңа мәктәп калкып чыгачак 4нче микрорайонда белем йортына ихтыяҗ аеруча зур», — дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

Яңа мәктәп бинасы өч катлы булачак. Анда 1224 бала рус, татар һәм инглиз телләрендә белем алачак.

«Белем йортын төзү 1 миллиард 200 миллион сумга төшәр дип көтелә. Бу – безнең өчен гаять зур сумма. Алабугада мондый проектларны үз көчең белән генә гамәлгә ашырып булмый, әлбәттә. Әгәр проект бәясен урыннар санына бүлсәк, бер миллион сум килеп чыга. Республика Алабугада бер укучы яңа мәктәптә белем алсын өчен бер миллион сум акча тота дигән сүз», — дип искәрттеләр район хакимиятендә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/02/190849/


Фикер өстәү