Татарстанда яшенле яңгырлар көтелә

Бүген, 5 августта, иртән, көндез һәм кич Татарстанда һәм Казанда урыны белән яшенле яңгыр көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге кисәтә.

Көчле яшенле яңгыр һәм каты җил көтелә. Җилнең тизлеге секундына 18-23 метрга кадәр җитәчәк, дип фаразлый синоптиклар.

 


Фикер өстәү