Ялларда һава торышы нинди булачагын фаразладылар

Татарстанда салкынча һава торышы саклана, урыны белән яңгыр һәм көчле җил, кайбер районнарда яшенле яңгырлар көтелә.

Киләсе тәүлекләрдә һава торышында үзгәрешләр көтелми. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Синоптиклар фаразларынча, 14 майда бераз яңгыр явачак, көндез җилнең тизлеге урыны белән 16 метр секундка кадәр җитәчәк, төнлә һава температурасы 5-10 градуска кадәр, көндез һава 15-20 градуска кадәр җылыначак.

Якшәмбе, 15 майда, төнлә кайбер районнарда бераз яңгыр явуы ихтимал. Көндез күпчелек районнарда яшенле яңгыр явачак, яшен вакытында җилнең тизлеге 15-18 метр секундка кадәр җитәчәк.

Республика Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, киләсе атна башында һава торышында кискен үзгәрешләр булмаячак. Уртача җылы һава торышы сакланачак.


Фикер өстәү