Бүген яңгыр ничәгә кадәр явачак? Һәм көчле җил вактында нишләргә?

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, бүген көн дәвамында 21.00 сәгатькә кадәр республика территориясендә көчле яңгыр явачак, яшен булуы ихтимал, шулай ук җилнең тизлеге көчәйгәндә секундына 23 метрга кадәр җитәр дип көтелә.

Һава шартлары начарайган очракта урамда калсагыз, электр тапшыру линияләре, агачлар, реклама щитлары һәм витриналар янында тормагыз. Шулай ук йорт кәрнизләре, реклама стендлары, япмалар һәм черек агач кәүсәләреннән читтәрәк торуың хәерле. Көчле җил вакытында җәрәхәт алмас өчен, подъездга яки подвалга кереп яшеренегез.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/05/190990/


Фикер өстәү