Һава торышы бозыла сак булыгыз

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, бүген Татарстанда һава шартларының начараюы көтелә. Кичке алтыдан соң һәм аннан соңгы тәүлек эчендә республикада көньяк-көнбатыштан секундына 20 метрга кадәр көчле җил булуы ихтимал.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе һава торышы бозылган очракта, урамда булганда, реклама щитлары, агачлар һәм электр тапшыру линияләре янында йөрмәскә киңәш итә. Шулай ук йорт кәрнизләре һәм киштәләр янында торырга ярамый. Һава торышы начарланганда подъездга яки бинаның подвалына кереп качарга кирәк.

 


Фикер өстәү