Татарстанда һава торышы бозыла

Татарстанда һәм аның башкаласында һава шартларының начараюы көтелә.

Бүген кичке алтыдан иртәгә кичке сәгать сигезгә кадәр яшен һәм көчле җил көтелә, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында.

Казанда төнлә һәм иртәгә урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен булуы ихтимал. Төньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнлә температура 12-14 градус җылы, түбән урыннарда — 9-11 градус, шимбә көндез — 20-22 градус җылы.

Республика буенча шулай ук урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен көтелә. Көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка күчә торган талгын җил, яшен вакытында тҗилнең көчәюе ихтимал. Төнлә һава температурасы 9 градустан 14 градуска кадәр җылы, көндез — 19 градустан 24 градуска кадәр нульдән югарырак булачак.


Фикер өстәү