Казанда татар телендә экскурсияләр оештырыла башлады

Казанда татар телендә экскурсияләр оештырыла башлады. Җәяүле экскурсияләр вакытында Иске Татар бистәсенең төп истәлекле урыннары белән танышу мөмкинлеге ачыла.  Татарча экскурсия августның икенче яртысына планлаштырылган.

Маршрут «Иске шәһәр» мәдәни объектлары буйлап уза. Экскурсиягә чыгучылар сәгать ярым эчендә элекке Казан ГЭСы яныннан, Мәрҗани урамы буйлап, Әл-Мәрҗани мәчете яныннан, Каюм Насыйри урамы буйлап узачак. Профессиональ гид казанлыларны һәм туристларны мәдәни мирас объектлары тарихы, аларның хуҗаларының биографиясе, күренекле кешеләр тормышыннан кызыклы фактлар белән таныштырачак.

Проект «Иске шәһәр» префектурасы һәм «Тарихи мохит» оешмасы катнашында гамәлгә ашырыла. Татар телендә экскурсияләр, 15–20 кешелек төркемнәр өчен, айга бер тапкыр бушлай үткәреләчәк. +7(904)714-32-51 телефон номерына шалтыратып, алдан язылып кую сорала.


Фикер өстәү