Татарстанда яшьтәшләрен кыйнаган һәм алардан акча таләп иткән биш яшүсмер тоткарланган

Чаллыда яшьтәшләрен кыйнаган һәм алардан акча таләп иткән биш яшүсмер тоткарланган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Узган атнада бер төркем яшүсмер, кыйнау белән янап, 13 яшьлек укучыдан ике мең сум акча таләп иткән. Ачыкланганча, шул ук егетләр элегрәк 16 яшьлек үсмердән акча таләп иткән булган. Үсмер егетне кыйнаганнар, ә вакыйганы телефоннарга төшергәннәр.

Әлеге фактлар буенча җинаять эшләре кузгатылган. Тикшерүчеләр акча таләп итү буенча 13-15 яшьлек биш яшүсмерне ачыклаган.

Алар барысы да хәзер Балигъ булмаган хокук бозучыларны вакытлыча изоляцияләү үзәгендә тора.

Әлеге факт буенча тикшерү бара.

Бу хакта тулырак: https://tatar-infrm.tatar/news/2019/11/05/196468/

Фикер өстәү