Урманчыга агач, экологка китап…

“Бер агач киссәң, икене утырт!  Безне элек әнә шулай өйрәтәләр иде. Хәзер дә шулай. Икене үк утыртмасаң  да, кискән урында яңасы үсәргә тиеш. Әлегә аударылган урман биләмәсенең 62  процент мәйданында  агач утыртылса,  2024 елда бу күрсәткеч 100 процентны тәшкил итәчәк». Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров әнә шулай дип вәгъдә бирде.

– “Татарстанда урманнарны саклау” төбәк проекты 2019 елдан эшли. Аның максаты  – урмандагы балансны саклау. Шул җәһәттән  без  күп эшләр башкарабыз. Черегән, авыру эләгеп зарарланган, янгыннарда зыян күргән агачлар урынына яңасын утыртабыз.  Быел 2471 гектар җирдә урман утырту эшләре башкарылды. Утырту чималына килгәндә,  кыенлыклар юк. Республиканың 51 питомнигында 30 миллионнан артык кәлшә үстерелә.  Ел ахырына кадәр тагын шул ук күләмдә кәлшә җитештерүне, 11400 килограмм орлык әзерләүне планга керттек, — диде ул.

Әлеге проект нигезендә урман янгыннарына каршы тору өчен, махсус машиналар алырга 45 миллион сум акча бирелгән.

– Янгын табигать бәла-казасы булып санала. Кайчан килеп чыгасын беркем дә белми. Тиешле техника булмаса, бу хәлгә каршы тору бик авыр.  2010 елдагы корылык безгә сабак булды.  Янгыннарның 90 проценты кеше гаебе белән чыга. Урман буенда учак ягучылар – бер хәл, аның уртасына кереп, ут кабызучыларны бөтенләй аңлап булмый. Мондый кешеләргә  кырыс җәза бирелә, – ди Равил Кузюров. –  Ут-күз булмасын дип,  без космостан да күзәтү алып барабыз. Май-июнь айларында бигрәк тә куркыныч. Быел 895 термоноктаны сүндердек.  Әйтик, бер җирдә чүп үлән яна икән, сигнал шунда ук министрлыкка килә. Аннары хәбәр җаваплы кешеләргә җиткерелә. Тиз һәм оператив эшләү нәтиҗәсендә без урманнарны янгыннан саклый алабыз да инде.

Агач утырту өмәләре соңгы елларда бер бәйрәмгә әйләнде. Хәзер кешене мондый чараларга  куып чыгарасы түгел, үзләре белеп килә. Тик бер сорау борчый. Утыртуын утыртабыз, ә менә аның ничек үскәнен беребез дә белми. Бу сорауны министрга да бирдек.

– Өмә вакытында утырткан агачларның үсеп китү-китмәвен урманчылар күзәтә, – диде ул.

Агачларның үсеп китә алмавына  төрле  авыруларның  сәбәпче  булырга мөмкин.  Ылыслы агачларның күбесе тамыр губкасыннан зыян күрә икән. Бу авыру керсә, агач мәйданы белән юкка чыга. Аеруча наратлар әнә шул авыру аркасында саргая да инде.

Быелдан, урманга кереп, коры-сары җыярга рөхсәт итә башладылар. Урманчыларның күбесе, урман эче тәртипкә килер дип, халык ярдәменә өметләнгән иде. Тик алай булып чыкмады. Бер кеше дә артык мәшәкатьләнеп тормый хәзер. Коры-сарыны урманчыларга  үзләренә  җыярга туры килә.

– Республика халкы газ куллана. Шуңа күрә агачка ихтыяҗ зур түгел. Шушы көннәрдә теләгән кешеләр Кояшлы, Петровский, Вороновка, Боровое Матюшино бистәләре янындагы чыбык-чабыкны җыячак, – ди министр.

Сүз уңаеннан, урманчылар агачларны кайгыртканда, республика экологлары китап чыгарды. Шушы көннәрдә “Татарстан Республикасының табигате һәм табигый ресурслары: иллюстрацияле энциклопедия”нең өстәмә тиражы дөнья күрде. Тәрҗемә кыенлыклары булу сәбәпле, әлегә китап урыс телендә генә бастырылган. Татарча варианты киләсе елга чыгар дип көтелә.

– Бу энциклопедия 2017 елда чыккан иде. Ул сирәк очрый торган библиографик басмага әверелде. Галимнәрнең зур эш башкарасы бар, кайбер үсемлекләрнең һәм хайваннарның исемнәре татар теленә тәрҗемә ителми. Бу – зур проблема, күп кенә атамалар киң катлау кешеләргә билгеле түгел. Шуңа күрә, мөгаен, 1917 елгы инкыйлабка кадәр булган әдәбиятны да күтәрергә туры килер, – диде Татарстан Фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы, Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев.

 

 Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү