Медведев пилотларны бүләкләргә кирәк дип белдергән

«Экипажның гамәлләре иң югары бәягә лаек. Дәүләт бүләкләрен тапшыру өчен документлар әзерләргә кирәк», — дип белдерде премьер-министр Дмитрий Медведев.

Пилотларның осталыгы кешеләр үлеменә юл куймады, дип өстәгән ул.

«Уральские авиалинии» самолеты, Жуковскийдан очып киткәннән соң, кукуруз кырына төшеп утыра. Барлыгы 55 кеше зыян күргән. Гадәттән тыш хәлнең сәбәбе — самолет двигателенә акчарлаклар  эләгүен атыйлар.


Фикер өстәү