Өлкәннәр өчен, ичмасам, бер мунча булса да төзелерме икән?

Яңа Савин районында җәмәгать мунчаларын ябып бетерделәр. Райондагы халык кайда мунча керсен икән соң? Волгоград урамы чатындарак бер мунча бар. Анда өлкән кешеләр юынырлык түгел. Җитәкчеләр төзиләр дә төзиләр. Ә өлкәннәр өчен, ичмасам, бер мунча булса да төзелерме икән?

Гөлсем апа. Казан

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимияте матбугат үзәге:

– Академик Лаврентьев урамындагы 19 нчы йортта ике катлы мунча-сәламәтләндерү комплексы төзелгән иде. Ләкин гидроизоляциясе булмау сәбәпле, аны файдалануга тапшырып булмый. Бизнес вәкилләре дә бу корылманы эшләтеп җибәрү өчен акча кертү тәкъдимен кабул итмәде. Ник дигәндә, моның өчен 25 миллион сум акча кирәк. Яңа Савин районында мунча хезмәте күрсәтү буенча бәяләре халык өчен уңайлы булган комплекслар җитәрлек.


Фикер өстәү