Вәхшиләр Кабан күлен бозганнар (ФОТО)

Бүген төнлә вәхшиләр Кабан күлендә урнашкан объектларны краска белән бозып чыкканнар. Бу хакта ТР Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман-Бекмамбетова үзенең «Инстаграм» битендә хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, вәхшиләр мәгълүмат такталарында, утыргычларда, электрощит тартмаларында краска белән язмалар калдыралар.

«Казанлылар һәм граффити белән профессаналь шөгыльләнүчеләр — бу язмаларның авторларын табарга ярдәм итегез. Аларны җаваплылыкка тартырга кирәк,» — дип мөрәҗәгать итә ТР Президенты ярдәмчесе.


Фикер өстәү