Татарстанлылар уртача хезмәт хакына аена 752 литр ягулык сатып ала алалар

Татарстан АИ-92 бензиныннан файдалану буенча РФ төбәкләре арасында 34 нче урынны яулаган. Җирле уртача хезмәт хакына халык аена 752 литр ягулык сатып алырга мөмкин. Тикшеренүне Росстат мәгълүматлары нигезендә РИА «Рейтинг» үткәргән.

Рейтингны төзегәндә экспертлар уртача айлык хезмәт хакларына Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүчеләр АИ-92 маркалы бензинын күпме күләмдә сатып алырга мөмкинлекләрен исәпләгән.

Рейтингның лидеры — Ямал-Ненец автономияле округы, биредә уртача хезмәт хакына аена 2080 литр бензин сатып алырга мөмкин. Россиянең топ-3 төбәгенә Мәскәү (1798 литр) һәм Ненец автономияле округы (1609 литр) кергән.

Дагыстан (аена 514 литр), Карачай-Черкесия (520 литр) һәм Кабардино-Балкария (525 литр) халкы рейтингның иң соңгы позицияләрне урнаша.


Фикер өстәү