«WorldSkills Kazan 2019» эшче һөнәрләр чемпионаты вакытында җәмәгать транспорты маршраутлары үзгәрә (ИСЕМЛЕК)

«WorldSkills Kazan 2019» эшче һөнәрләр чемпионатын уздыру сәбәпле, 23-27 августта Татарстан башкаласында автобус, трамвай һәм троллейбус маршрутларының эшләү вакыты үзгәрәчәк. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Үзгәрешләр WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты волонтерларын “Казан-1“ тимер юл вокзалына илтү һәм 6:00 дә “Казан Экспо“ Халыкара күргәзмә үзәгенә кузгалучы электр поездына утырту өчен кертелә», — дип аңлаттылар шәһәр Башкарма комитетының Транспорт комитетында.

Шулай итеп, № 2, 5, 6, 10, 10а, 15, 23, 29, 30, 35, 35а, 37, 47, 53, 56, 63, 68, 72, 74, 75 91 нче номерлы  маршрутлар буенча йөрүче автобуслар, 1 һәм 5 нче маршрут трамвайлары, шулай ук 7 нче номерлы троллейбус иртәнге 4.30 сәгатьтә йөри башлаячак. Үз эшләрен алар 23.30 да төгәлләячәк.


Фикер өстәү